Яңалыклар

700нче маскировка челтәре: Дүрт-Мунча авыл җирлеге волонтерларының көндәлек фидакарьлеге

17 августта Дүрт-Мунча авыл җирлеге волонтерлары 700нче маскировка челтәрен үрделәр. Бу — гади сан гына түгел: аның артында — еллар буе дәвам иткән зур хезмәт, көн саен салынган көч һәм сугышчыларыбызның гомерен саклап калу юлындагы ихлас тырышлык

фото авыл җирлегеннән, волонтер хатын-кызлар
фото авыл җирлегеннән, волонтер хатын-кызлар

Дүрт-Мунча мәдәният йортындагы беренче адымнар

Маскировка челтәрләре үрү эше 2024 елның 7 октябрендә Дүрт-Мунча мәдәният йортында башланды. Өч авылдан — Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык һәм Зичәбаштан — хатын кызлар бергәләп маскировка челтәрләре үрүне башлап җибәрделәр. Шул көннән алып бүгенгә кадәр 700 челтәр үрделәр.

Зичәбашка Дүрт-Мунчага җәяү йөрү авыр булганга, хатын кызлар үз авылларында эшләргә карар кылдылар. Шуңа күрә хәзер Дүрт-Мунча һәм Зичәбаш авылларында аерым эш урыннары оештырылган — бу чара эш темпын саклап калырга ярдәм итте.

Көндәлек ярдәм: челтәр генә түгел

Эш елның теләсә кайсы вакытында дәвам итә. Әмма волонтерларның ярдәме моның белән генә бетми. Җирлек халкы гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Челтәрләрне беркайчан да алгы сызыкка буш җибәрмиләр. Аларның һәрберсенә догалар укып, иң кирәкле әйберләрне - эчке киемнәр, оекбашлар, дымлы салфеткалар һәм башкаларны төрәләр. Кем челтәр үрергә йөри алмый, алар акчалата ярдәм итә.

фото авыл җирлегеннән, челтәр эченә кирәк-яраклар төреп җибәрәләр
фото авыл җирлегеннән, челтәр эченә кирәк-яраклар төреп җибәрәләр

«Без егетләр кайтканчы тырышачакбыз»

«Безнең эшебез егетләребезне дошман күзеннән сакларга ярдәм итә икән, бу — иң мөһиме. Без алар туган җирләргә әйләнеп кайтканчы тырышачакбыз», — ди волонтер хатын-кызлар.

Күптән түгел Дүрт Мунча һәм Зичәбаш авылларындагы үрүчеләр янына “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова һәм Евгения Рудакова килделәр. Алар хатын кызларга ихлас рәхмәт белдерделәр, аларның игелекле хезмәтен югары бәяләделәр.

фото авыл җирлегеннән, эш барышы
фото авыл җирлегеннән, эш барышы

Заманыбыз каһарманнары

Бу кешеләрне хаклы рәвештә заманыбыз каһарманнары дип атарга мөмкин. Алар көн саен үз көчләрен һәм җан җылысын салып, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең гомерен саклап калу өчен тырышалар. Аларның хезмәте — уртак Җиңүгә кертелгән зур өлеш, Ватаныбыз иминлеген саклаучылар өчен бик мөһим таяныч.

Рәхмәт сезгә, кадерле волонтерлар! Киләчәктә тизрәк тынычлык урнашсын, ә безнең егетләребез туган йортларына Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар!


Нет комментариев