Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Зәйдә “Җиңү варислары” муниципаль фестиваль-конкурсы узды

Мәктәп укучылары, сабый балалар строй җырларын, иҗади чыгышларны Бөек Җиңү юбилеена багышладылар.

5 майда Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү варислары”  муниципаль фестиваль-конкурсы узды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өч номинациядә чыгыш ясадылар. Анда нәфис сүз, вокал һәм бию номерлары күрсәтелде.

Балалар сугыш елларындагы матур образларда, костюмнарда шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр, тамашачыларны сокландырдылар. Фестивальдә катнашучыларның күбесе Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан бабаларының портретларын кулларына  тоткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев