Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Пәнәчедә спектакль караганнан соң

Югары Пәнәче үзешчәннәре куйган “Онытырга хакыбыз юк” спектаклен карагач, автор Рәзинә Сәетгәрәева фикерләре белән уртаклашты.

 

“Бүген әниемнең туган авылы Зәй районы Югары Пәнәче авылында кунакта булып кайттым. Әнием басып йөргән эзләрдән атладым, күңелем әнием белән сөйләште, сөенечтән үземне күбәләктәй хис иттем. Аның да җаны туган җиренә кайткандыр, мине күреп сөенгәндер әнекәем минем. Чөнки бүген әниемнең туган авылы сәхнәсендә  әнием сөйләгәннәр буенча язган сугыш вакытында тылдагы хатын-кызлар, балалар язмышын сурәтләгән "Онытырга хакыбыз юк" дип исемләнгән сәхнә әсәремне  “Театр призмасы аша батырлык” район фествале кысаларында сәхнәләштерделәр.  Тамашачылар елап карады әсәрне, һәркемнең күңелен тетрәтте бу сугыш чоры кешеләре - әниләребез, әбиләребез язмышы! Күпме көч түгелеп гәүдәләндерелгән вакыйганы тамашачы аягүрә басып бик озак алкышлады.

Рәхмәт, минем иҗатымны үз итеп, үзегезнеке итеп, яратып кабул иткәнегез өчен! Әле тагын бергә җыелышып башка сәхнә әсәрләремне дә тамаша кылырга язсын икенче туган авылым, газиз Пәнәче халкым!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев