Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Кабан-Бастрыкның тыл ветераны

Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Алексей Скворцовка нибары 13 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар кала.

Алексей Епифанович 1928 елның 15 февралендә Кабан-Бастрык авылында туа. Гаиләдә 10 бала булалар, шуларның 3се генә исән-сау үсә: Алексей, Петр һәм Нина. Җиде класс белем алганнан соң колхозда эшли башлый. 1942 елда әтиләрен сугышка алалар. Әтисе Смоленск янында барган сугышларда хәбәрсез югала. 1948 елның декабрендә Алексей Епифанович армиягә китә, өч ел хезмәт итеп туган авылына әйләнеп кайта. Колхозда балта остасы булып эшли, чаналар ясый, тегермәндә эшли. 1951 елда Анна исемле кызга өйләнеп, тормыш корып жибәрәләр. Алты бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә 6 баланың 4се — исән-сау, 35 онык, оныкчыгы бар. Тыл ветераны кызы Нина тәрбиясендә гомер итә.

Тыл ветераны Алексей Скворцов янында бу көннәрдә авылның мәдәният хезмәткәрләре булып, аны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар.

Алексей Епифанович җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, тыныч, мул, матур тормышта яшәргә насыйп булсын, өлкән буын күргән авырлыкларны яшьләргә, балаларга күрергә язмасын, дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев