Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Агросәнәгать паркы эшен кабат яңартачак

Дәүләт - хосусый партнерлык шартнамәсе нигезендә, Зәйдәге агросәнәгать паркы “Агропарк Ресурс” дип исемләнгән авыл хуҗалыгы продукцияләре эшкәртү, сату буенча кулланучылар кооперативына тапшырылды.

Әлегә килешү бер елга кабул ителгән, алга таба аны озайту күздә тотыла. Аның хуҗасы шәһәребез эшмәкәре – Ришат Шакиров. Эшмәкәргә паркның дәүләт милкеннән һәм 59 сутыйлы  җир биләмәсеннән  түләүсез файдалану хокукы бирелүче уртак шартнамә имзаланды.

28 июльдән агропарк үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, “Зәй” агросәнәгать паркы 2018 елның декабрендә шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары продукциясе белән эшләүнең яңа формасы буларак ачылган иде. Анда шәхси хуҗалыклардан, фермерлардан авыл хуҗалыгы продукциясе җыелып эшкәртелде, куллануга әзер продукт төргәкләнеп сатуга чыгарылды. 

Хәзер дә әлеге эш юнәлеше дәвам итәчәк, биредә халык сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев