Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Зәйнең тәҗрибәле бакчачысы яңгырлы җәйдә суган җыю вакытын атады

Тәҗрибәле бакчачы Мария Гарәпшина суганны июль ахырына кадәр җыярга киңәш итә. Моны җәйнең яңгырлы булуын исәпкә алып башкарырга кирәк.

"Яңгырларга кадәр суганны җыеп өлгермәгән бакчачылар аны җир азмы-күпме кибеп беткәч кенә җыя алачак. Берничә көн булса да яңгырларның яумавы мөһим. Җыйганнан соң суганны түтәлдә көн буе киптерергә яки ышык урынга, җилләтелә торган урынга куярга кирәк. Суганны черүдән бары тик яхшылап киптерү генә коткара ала, шулай ук аларны бераз  иләнгән агач көле белән чистартып була - бу артык дымны алырга ярдәм итәчәк», - ди Мария Гарәпшина.

Суганны җыеп алганда утырту һәм өлгерү вакытын, кабыгының тышкы торышын исәпкә алырга кирәк - әгәр алар саргайган, кипкән, егылган икән, уңыш җыюга әзер. Бакчачы шунда ук сабакларны кисәргә киңәш итми. Моны ай ярым вакыт киптергәннән соң гына эшләү яхшырак, ди.

фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев