Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Зәйдә «Авылым гүзәллеге» проекты җиңүчеләрен котладылар

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә агымдагы елның март аенда интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге”проекты үткәрелде.

Проектның максаты — татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру. Әлеге марафоннар фестивалендә үзләренең туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган 216 кеше катнашты, дип язалар Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Катнашучылар әзерләгән материалларны Ләбиб Лерон, Рамазан Кәбиров, Нәзирә Гыйззәтуллина, Эльвира Садреева, „Ирек мәйданы“, „Сөембикә“ һәм „Идел“ журналы белгечләре бәяләгән. Барлык эшләр арасыннан 168 кеше 6 тематик юнәлештә проектның финалисты һәм җиңүчесе исеменә лаек булдылар. Алар арасында гүзәл Зәебез турында сөйләп проектта катнашкан Зәй кызлары да бар. Алар — Әхмәт авылыннан Гөлүзә Хамматова, Чыбыклыдан Роза Хәйретдинова, Куш-Елгадан Рәмзия Җиһаншина, Бигештән Рәмзия Закирова.

Бу көннәрдә әлеге проектта җиңү яулаганнарны тәбрикләү максатында районыбызның Әхмәт авылына республика кунаклары килде. „Белем.ру“ оешмасы директоры, „Татнетны үстерү фонды“ коммерцияле булмаган җәмгыятен оештыручы һәм башкаручы директоры Раил Гатауллин һәм журналист Рәсимә Гарифуллина берочтан авылның мәдәни мирасы белән дә таныштылар.

„Кунакларга үзебезнең данлыклы гармунчы Фаит абый Сәитов турында сөйләдек, ул үзе дә 94 яшендә булуга карамастан чарада катнашты. Раиф абый Шәймәрданов эшләреннән күргәзмә оештырдык. Тырыш гаилә династияләрен күрсәттек. Авыл башындагы туганнар каберлегенә зират кылдык, мәчеттә булдык. Безнең авылның таш мәчетенең манарасы тынгысыз елларда да киселми калган. Бу мәчетнең тарихы кунакларны бик кызыксындырды“, — дип сөйли Гөлүзә Хамматова.

Соңыннан „Авылым гүзәллеге“ проектында җиңү яулаган Гөлүзә, Роза, Рәмзия ханымнарга җиңүче дипломнары тантаналы төстә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев