Куш-Елга авылыннан Әсвия апа Сагындыкова тарихы - ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылык үрнәге
Әсвия апа 1941 елның 3 гыйнварында Куш‑Елга авылында туган. Ул кече яшьтән үк чын хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үсә. Ярославльдә торф чыгаруда эшли, фермада сыер да сава. 1965 елның февралендә Куш-Елганың Наил исемле егетенә кияүгә чыга. Алар 40 ел бергә тату-үрнәк гаилә булып яшиләр, биш бала — өч кыз һәм ике ул үстерәләр. 2004 елда Наил абый вафат була. Әсвия апа пенсиягә чыккач та, тагын ун ел авылда эшләвен дәвам итә —ул хуҗалыклардан сөт җыя.
8 сентябрьдә Куш-Елга мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Имаметдинова язмышы тулы бер чорны чагылдырган Әсвия апа Сагындыкова янында булды. Алар бергә озак итеп Әсвия апаның яшь чакларын искә алып сөйләшеп утырдылар. Әсвия апаның тормышында кул эшләре аерым урын алып тора. Яшь чагында ул чигәргә бик яраткан: аның бизәкле сөлгеләре, диван япмалары һәм башка әйберләре хәзер дә сакланган.
- Элек кичке сәгать 10 җиттеме, авылда утны аерып куялар иде. Шәм кабызып чигә идем,- дип искә ала Әсвия апа.
Бүген Әсвия апа - авыл китапханәсенең актив укучысы: газета-журналлар укып, яңалыкларны күзәтә һәм китаплар дөньясына чума. Аның тарихы - ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылык үрнәге.
Нет комментариев