Тормыш сынауларын җыр белән баса
Кече авыл кызы хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган.
Моңлы кеше бәхетсез була, диләр, дөрестер, ахры.
Әсвия апага бу тормышта бик күп кайгылар күрергә туры килгән. Ярый әле, йөрәгеннән чыккан җырлары бар. Йөрәге янганда кайгы-хәсрәтен җыр белән баса ул.
Әсвия апа Шәмсетдинова 1938 елда районыбызның Ашыт авылында туа. Авылның авылында Минсалих атлы егете беән уртак тормыш коралар. Куш-Елгада яшиләр. Гаиләдә өч бала туа. Гомере буе авылда бозау караучы булып эшли Әсвия апа, Минсалих абый тракторчы була.
Гомер бик тиз үтә. Ни кызганыч, еллар шатлыклар гына түгел, кайгы-хәсрәтләрен дә, авыр югалтуларын да калдырып китә. Әсвия апа иңнәренә сынауларның иң авыры төшә. Бу дөньяда шатлыгын да, хәсрәтен дә күп күрергә туры килә. 53 яшендә тол кала. Урманда Минсалих абыйның башына агач төшеп үлә. Кызлары Вәсилә 54 яшендә каты авырудан дөнья куя. 10 яшьлек уллары Рөстәм суга батып үлә.
Яшьли әнисез кала ул, әтисе икенче хатынга өйләнә. Бу хатынга ияреп ике бала да килә. Гел җырлап йөри торган Әсвиягә үги кызның берсе: “Җырлама, бәхетсез буласың”, – ди торган була.
– Моңлы кеше бәхетсез була, диләр, дөрестер, ахры. Чынлап та шулай икән, – дип Әсвия апа елап та ала.
Әсвия апа сабырлык белән тормыш итә, йорт-җире ялт иткән, аш-суга да уңган. Бәйләү, чигүгә дә оста ул, матур гөлләр үстерә. Әле 87 яшендә дә җиләк җыярга йөри, оекбаш-бияләйләр дә бәйли, чигүен дә тота.
Бу көннәрдә аның янында авылның мәдәният хезмәткәрләре булды. Алар белән Әсвия апа яшьлек хатирәләрен яңартып, үткән гомерен искә алды.
“Әсвия апа язмышы төрле яклап бик күп сынаса да, авырлыкларга бирешмичә, һаман тормыштан ямь табып, җор телле, ачык күңелле булып кала белә. Җыр, кул эшләре – аның юанычы. Без аңа ныклык, исәнлек телибез”, – ди Куш-Елга мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Имаметдинова.
фото мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев