Куш-Елгадан Икълимә әбине 97 яше белән котладылар
Авыл һәм кеше

Куш-Елгадан Икълимә әбине 97 яше белән котладылар

Сугыш һәм авырлыкларны кичергән тыл ветераны бүген дә кешеләргә җылылык һәм яктылык бүләк итә

97 яшендә дә Икълимә апа Юнысова көр күңелле, аралашырга ярата, зиһене сокланырлык. Тумышы белән районыбызның Шыкмай авылыннан ул. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь кенә була.

Сабан урагы өстендә туган

-Колхозга керергә дип ашыгып 1929 елда туганмын мин. Шуннан колхозга кергәннәр, атларны да, сыерларны да алып чыкканнар. Минем кайчан туганымның төгәл числосы юк. Әнкәй сабан урагы өстендә тудың, дия иде, - дип искә ала Икълимә әби.

фото автоклубтан, Икълимә әби Юнысова
фото автоклубтан, Икълимә әби Юнысова

12 яшьтән уракка чыга кыз. Анда чыккан көне үк бармагын кистерә. “Туфрак сибеп, булган чүпрәк белән бәйләп куйдылар инде”, - дип хатирәләрен дәвам итә ул.

 Җәен урак уралар, көлтә бәйлиләр, ашлык сугалар, ә кышын мәктәптә укыйлар.

Үгез җигеп  сөт ташый

Икълимә апа 5-7нче классны Түбән Биш мәктәбенә җәяү йөреп укый. Җиденчене бетергәч, бер-ике ел укый алмый.

-Иске Зәйдә мәктәп ачтылар. 1946 елда 8нче класска укырга кердем шунда. Яхшы укыдым, ләкин бер ел гына укып калдым, әнкәй үлде, авылга кайтырга туры килде, - дип сөйли Икълимә әби.

Аннан урман кисү, басу эше дә калмый. 1953 елдан дүрт ел үгез җигеп, хуҗалыктан сөт ташый, аны Биш авылына илтеп тапшыра.

-Безнең гаиләдә 12 бала булган. Күбесе балачакта ук үлеп беткән. Бишәү генә үстек. Хәзер инде бар туганнарыма да дога кылырга бер үзем генә калдым, - ди Икълимә әби.

Бер тиенләп җыеп йорт салып чыга

1953 елда Куш-Елга авылы егетенә кияүгә чыга. Җиде ел яшәгәннән соң ире 32 яшьтә үлеп китә. Бу вакытта олы улларына – 6, уртанчасына 4 яшь була. Биш айлык кызы белән көмәнле була. 40 ел биеме белән яши Икълимә апа. Әбиләре балаларны үстерергә булыша.

-Ирем үлгәндә дүрт почмаклы саламга төренгә өйдә торып калдык. 12 ел хуҗалыктан ат җигеп сөт җыйдым. Ул чакта сөтнең 1 литрына 1 тиен түлиләр иде. Шулай бер тиенләп җыеп, 12 елдан соң өй җиткереп чыктык. Ижауга йон, күкәй, бәрәңге сатарга да йөрдек”, - дип искә ала ул авыр көннәрне Икълимә апа.

Авыл клубында 40 ел җыештыручы булып эшли. Монда да хезмәт хакы булмый, бер таякка эшлиләр. Бары тик авыл Советына кушылгач кына, азрак хезмәт хакы түли башлыйлар.

“Элек бит урамнар бик пычрак, хәзерге кебек таш юллар юк иде. Сапогилар белән кереп пычраталар иде клубны. Ул пычракны җыеп чыгару бик авыр булды”, – дип искә ала үткәннәрен Икълимә апа.

Җитәкчелектән котлау сүзләре

Шушы ак йөзле, чандыр гәүдәле Икълимә әбинең күңеленә бары да сыйган. Аны туганнары, авылдашлары яраталар һәм хөрмәт итәләр. Үзен котларга килгән хөрмәтле кунаклар – Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанованы, автоклуб хезмәткәрләрен якты йөз белән каршы алды.

фото автоклубтан, Икълимә әби Юнысованы Петр Уразайкин котлый
фото автоклубтан, Икълимә әби Юнысованы Петр Уразайкин котлый

Петр Сергеевич Икълимә апага  Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын башкардылар.

-Икълимә апа 97 яшен тутырса да, зирәк акылы, зиһене белән сокландырды.  Тормышны, кешеләрне яраткан ветеран  башкаларга шатлык өләшеп яши, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.


Нет комментариев