Комбайнчылар нәселеннән ул
Районыбызда Мөхәммәтдиновлар фамилиясенең игенчеләр нәселенә кагылышлы булуын авыл хуҗалыгы тармагыннан хәбәрдар булган һәркем белә.
Алай гына да түгел, әлеге фамилияне йөрткән һәр буын механизатор-комбайнчының алдынгы, тырыш, сыйфатлы хезмәткә йөз тотучылардан булуы билгеле.
Шушы нәсел дәвамчысы Рөстәм Мөхәммәтдинов турында без газета укучыларыбызга еш сөйлибез, чөнки яшьли комбайн штурвалы артына утырган егетнең уңышлары елдан-ел мулдан була бара.
Быел да Рөстәм иң беренчеләрдән булып комбайнын уракка әзерләп, алгы сызыкка куйды. Урып-җыюның беренче көненнән, җиң сызганып, иген басуларын иңләргә кереште.
– Урак чоры – иң дулкынландыргыч, көтеп алынган мизгелләр. Быелгы кебек мул башаклы кырлардан куәтле комбайның белән бер узу да – зур бәхет. Бункерның тиз арада тулуы күңелләргә сары май булып ята. Мин бит малай чактан бабай, әтигә утырып, комбайн кабинасында йөргән бала. Башка һөнәрне күз алдына да китереп үсмәдем. Рәхәт миңа кырда, – ди Рөстәм.
Бура-Киртә авылы егете шәһәрнең политехник колледжында механизаторлык һөнәрен үзләштергәндә инде бу техниканы яттан белергә өйрәнә. 2012 елдан комбайнчы әтисе Маратның ярдәмчесе булып эшли башлый. Ә 2018 елда үзе мөстәкыйль төстә штурвал артына утыра. Рөстәм берничә ел рәттән “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дип аталган яшь комбайнчыларның республика бәйгесе җиңүчесе булды. Комбайнчы-механизаторлык һөнәрендә зур стажлары булган бабасы Мөнәвир һәм әтисе Маратның ул чын горурлыгы, ә Зәебезнең мактанычына әверелде. Үзенең биш яшьлек улы Рияз да, кайчандыр Рөстәм бабасы кул арасында йөргән кебек, комбайн тирәсендә бөтерелергә ярата икән.
“Уракка чыгар алдыннан соңгы көннәрдә вакыт бишәр сәгать комбайнны карап, тәртипләп үтте. Ә улым янымнан бер дә китмәде, әле ачкыч китереп бирә, әле төрле сораулар бирә. Икәүләп уракка әзерләндек быел”, – дип көлә Рөстәм.
Димәк, тагын бер буын комбайнчы-механизатор үсеп килә дигән өмет бар.
Узган ел “Зәй” агрофирмасы механизаторы Рөстәм Мөхәммәтдинов 4500 центнерда бөртекле культуралар суктырып, районның иң алдынгы механизаторлары белән бер рәттә бүләкләнде. Гомумән, аның алдынгылар рәтеннән төшкәне юк. Быел бу санны арттырырга исәбе. Бирсен Ходай, тыныч тормышта, игенчеләребез үстергән икмәкне татып, бәхетле яшәргә насыйп булсын!
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев