Яңгырлы һава торышы – томатлар өчен җитди сынау
Авыл һәм кеше

Яңгырлы һава торышы – томатлар өчен җитди сынау

Дымлы һава торышы сакланганда, яңгырлы елны фитофтороз аеруча еш күзәтелә. Беренче булып бу авырудан помидор, бәрәңге зыян күрә.

Помидорлар өлгерә башлады, ә яңгырлар туктамый. Артык дым җимешләрнең ярылуына һәм фитофтора авыруы барлыкка килүенә сәбәп булырга мөмкин.

Уңышны саклап калу өчен берничә  киңәш:

  • Җиргә тиеп торучы аскы яфракларны өзеп алыгыз, куакларны бераз сирәкләгез. Бу һава йөрешен яхшырта.
  • Даими рәвештә ян ботакларны алып торыгыз, шулай иткәндә үсемлек бөтен көчен җимешләрне өлгертүгә юнәлтәчәк.
  • Кирәк булса, куакларның очларын кысып алыгыз – бу помидорларның тизрәк өлгерүенә ярдәм итә.
  • Фитофтораны булдырмас өчен биопрепаратлар яки кулланырга рөхсәт ителгән фунгицидлар белән профилактик эшкәртү үткәрегез (коры һавада һәм инструкция буенча гына).
  • Яңгырлардан соң туфрак дымлы булса, өстәмә су сибәргә кирәкми.
  • Калийлы ашламалар яки агач көле белән тукландырыгыз – бу җимешләрне баллырак, тыгызрак һәм сыйфатлырак итә.
  • Азотлы ашламалар кертмәгез – алар җимешләр түгел, ә яфраклар үсүен көчәйтә.
  • Өлгергән помидорларны вакытында җыеп алырга онытмагыз. Өлгергән җимешләрне ешрак өзгән саен, калганнары да тизрәк өлгерәчәк.

Нет комментариев