Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Бишсубашы авылыннан Галиуллиннар тормышын гөл-чәчкәләр бизи

Районыбызның Бишсубашы авылында (Пусташит авылы дип тә йөртәләр) яшәүче Галиуллиннар йорты иртә яздан кара көзгә кадәр гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра.

Капка төбеннән үк ал, кызыл, сары чәчәкләр каршы ала. Бакчадагы чәчәкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Йорт хуҗабикәсе Вера Галиуллина һәр чәчәкне иркәләп-назлап үстергәнгә шулай матурдыр алар.

Вера һәм Расих Галиуллиннарның Бишсубашы авылына кайтып төпләнгәннәренә унөч ел вакыт узган. Расих абый – шушы авыл егете, ә Вера Павловна бирегә килен булып төшкән. Лаеклы ялга чыкканчы Түбән Камада нефтехимия сәнәгате тармагында эшләгәннәр. 2013 елда Бишсубашына кайтып, йорт җиткергәннәр. Туган авыл тартып кайтарган аларны.

– Балачактан чәчәкләрне яратам. Йортыбызда һәрвакыт чәчәкләр үсте. Аннан лаеклы ялга чыккач, чәчәкләр үстерү белән мавыга башладым. Иртән тору белән иң элек бакчага чыгып аларның хәлләрен белешәм, сөйләшеп, сыйпап, иркәләп чыгам. Чәчәкләр дә иркәләгәнне, назлаганны ярата, – ди Вера Павловна. 

Хуҗабикәнең иң яраткан чәчәге – гейхера, хосталар, лилияләр. Декоратив куаклар  да күп ишегалдында, койманы үрмәле гөлләр бизи. Куаклардан спирея, жимилость, чубушникның әллә ничә төре үсә. Ә биредә нинди генә чәчәкләр үсми! Саный китсәң, 50дән артык алар: гортензия, гвоздика, яран гөлләр, петуния,  флокс, циннияләр, бәрхет гөлләр, кашкарыйлар, күкчәчәкләр,  клематислар һәм башкалар. Лилия, хризантемаларның hәрберсе 10лап төрдә. Болар – чәчәкләрнең кайберләре генә. Хуҗабикә һәркайсының исемен белә. Чәчәкләре хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин Вера апа. 

Расих абый да чәчәкләргә мөкиббән. 

-Гаиләм белән киңәшеп, олыгайгач үземнең туган авылыма кайтып яшәргә карар иттек. Авыл тарта икән ул. Шәһәрдә нишләп утырасың. Монда тыныч, саф һава, су,  газ кергән. Апам, абыем гаиләсе дә Бишсубашында яши. Шушы участокны 2012 елда алып, әкренләп эшли башладык. Тормыш иптәшем Вера чәчәкләр бик ярата. Бу сыйфатлар миңа да күчте. Чәчәкләр белән көне буе Вера мәшгуль, - ди Расих абый.

Галиуллиннар кышын Түбән Камага яшәргә китә, шул ук вакытта авылга кайткалап йортларына күз-колак салып китәләр. Җәйге бакча сезонына әзерлек кыш көне үк башлана. Гөл-чәчәкләрне шәһәрдә үстереп, авылга күчереп утыртырга алып кайталар. Бакчаларныдагы чәчәкләрнең күбесе – күпьеллыклар. 

-Ир-ат булсам да, минем дә күңелемә якын чәчәкләр. Тормыш иптәшем белән бергәләп бакчада эшлибез, - ди Расих абый.

Әти-әниләреннән чәчәкләргә мәхәббәт ике кызларына да күчкән. Алар да нинди генә чәчәк күрсәләр дә алып кайтып утырталар икән. 

Хуҗабикә гортензия чәчәкләре турында аеруча яратып сөйли. Бу куакның 9 төре үсә алар бакчасында.

- Гортензия ачы су ярата. Лимон кислотасы, марганцовкалы су сибәргә кирәк. Аларны көздән кисеп, ашлама кертеп, куак кыш көне кар астында сынмасын өчен бәйлим, - ди хуҗабикә.

Яшелчәләргә дә урын җитәрлек бакчаларында. Кыяры, помидор, сарымсак, кабак, бәрәңгесе - барысы да үзләренә җитәрлек. Помидор да әллә ничә төрле сортта пешеп утыра. Бакчалары артында гына күңелгә сихри көч биреп елга ага. Елгага төшә торган урыннарда да күп итеп кура җиләк, төрле куаклар утыртылган. 

Вера һәм Расих Галиуллиннар гөл-чәчәкләре белән хозурланып, алар белән серләшеп бәхетле гомер итә. Чәчәкләр аларның тормышын бизи, көннәрен тагын да матуррак, сөенечлерәк итә. Матур йортларында тигезлектә, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын аларга.


автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев