Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Авылның сәламәтлек сагы тоткасы ул

Югары Мәлем авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раилә Талипованың медицина өлкәсендә хезмәт юлын башлавына 35 ел тула.

Авылның иң беренче кирәкле кешесе эш барышындагы төрле хәлләр, истә калган, хәтта үкенечле мизгелләр хакында безнең белән уртаклашты.

Раилә ханым мәктәпне тәмамлагач юрист булырга тели. Башта ул авылда бер ел сыер савучы булып эшли. Аннары әнисе Нурсинә ханым юрист булганчы фельдшер бул дип тәкъдим итә. Ул чакларда әниләр ни кушса шуны эшли идек, дип сөйли ул. Язмыш аны Түбән Кама медицина училищесына илтә. Ул акушерлык факультетында белем ала. Укыган чакта мөгаллимнәре көчле, таләпчән була. Үзләре белән бала табу йортына да йөртәләр. Студентларга хәтта бала таптыру процессында катнашырга да рөхсәт итәләр.

Уку йортына Мәскәүдән белгечләр килеп, төркемнәреннән ике кызны Мәскәүнең Бурденко институтына эшкә дә чакыралар. Шуларның берсе Раилә ханым була. Тик яшь кызның Россия башкаласында түгел, ә туган авылында эшлисе килә. Авылга кайту белән аны Керәшен Мәлеменә эшкә билгелиләр.

«Ул вакытта бина суык, мичкә ягасы, уколларны кайнатасы», – дип искә ала Раилә ханым эшли башлаган чорын.

Өстәвенә көн саен 3 километр араны җәяү дә йөрисе. Өендә кечкенә балаларын курка-курка калдыруын бүген дә хәтерли. Янгын чыгара күрмәсеннәр дип, урамга чыгып, өенә таба карап тора торган була. Берсендә кыска ялганыш килеп чыгып, ут чынлап та чыккан. Бәхеткә, ире Марат кайтып җитешкән.

Керәшен Мәлеменә шулай йөреп ул ун ел эшли. Чакырулар килгәч атка да, мотоциклга да утырып төшә. Шул мизгелләрне сагынып та, үкенечле хәлләр булуы белән дә искә ала Раилә ханым.

«Элек хәзерге кебек дарулар юк иде. Кан басымы күтәрелеп үлеп китүчеләр, инсульт кичерүчеләр, гарип калучылар да була иде. Эх, хәзерге дарулар булса, шул әбиләр исән калыр иде дип уйлыйм мин...Хәзер авылларда да яхшы дарулар, кан басымын укол кадый башлау белән төшерә торган препаратлар бар бит», – дип уртаклаша фельдшер.

Авыл фельдшерын юкка гына иң беренче, кирәкле кеше, димиләр. 35 ел эшләү дәверендә авылдашлары аның ишеген еш шакый.

«Мунча кергән җирдән чакырып алулар да була инде. Аннан шулай бервакыт базда эшләп ятканда, канга баткан башын тотып, күрше Федоровка авылыннан бер абый килеп керде. Андый очракларда өйдә үк беренче медицина ярдәмен күрсәтергә туры килә», – ди ул.

2000 еллар башында бер егет мотоциклда юл фаҗигасенә очрый. Мотоцикл көзгесе аның муенына ук керә. Ул егетне табибларга тапшырып, полиция хезмәткәрләре аша ата-анасын эзләп таба. Соңыннан үзенә рәхмәт сүзләре дә җиткерәләр.

Берничә ел элек бер айлык баланы кома хәлендә алып киләләр. Табиблар да аңа ни булганын тиз генә аңламый. Баксаң, гаиләдәге олырак бала аңа чупа-чупс суырткан, шул аллергия биргән. Сабыйга шактый вакыт Түбән Камада дәваланырга туры килә.

Фельдшер сумкасын гадәттә гел үзе белән йөртә Раилә ханым.

Хәзер Югары Мәлем авылында заманча төзекләндерелгән ФАПта эшли. Фельдшер 265 өлкән һәм 20дән артык балага хезмәт күрсәтә.

Чакыруга барганда ук ни эшләячәгемне уйлап, чамалап барам, ди ул. Күп еллар эшләү дәверендә авылдашларының чирләрен дә ятлап бетергән инде. Шунысы яхшы, хәзер үзәк дәваханә белән авыл ФАПлары арасында уртак электрон система гамәлдә. Тиз арада хәл итәргә кирәк булганда, үзәк дәваханәдәгеләр белән киңәшергә мөмкин. Мисал өчен, авылда ясаган ЭКГны Зәйдәге табиб күрә. Ә бик авыр очракларда ашыгыч ярдәм бригадасы белән элемтәдә торам, ди ул. Ике еллап фельдшер ярдәмчесе булып эшләүче Зилә Максимова – аның төп ярдәмчесе. Аның турында Раилә ханым ул минем уң кулым, дип сөйли. Зилә ханым кешеләргә йөреп, аларның хәлләрен белешә, өлкәннәрнең кан басымын тикшерә. Мондый белгечләрне куярга кирәк, дигән депутатларга мең рәхмәт, ди ул. Бүген ФАПта шикәр, холестеринны тикшерү аппаратлары, ЭКГ ясату, хатын-кызлардан анализлар алу мөмкинлеге дә бар.

– Соңгы елларда авыл халкының үз сәламәтлегенә карата игътибары артты. Кешегә кайвакыт медицина ярдәме дә түгел, ә аны аңлау, тыңлау, рухи яктан күңелен күтәрү кирәк, – ди Раилә Талипова.

Раилә ханым – өч бала әнисе: кызлары Рамилә белән Энҗе дә медицина өлкәсен сайлаганнар. Рамилә Чаллы шәһәрендә – ортодонт, ә Энҗе Мәскәүдә ортопед булып эшли. Улы айти юнәлештә хезмәт куя.

Раилә ханым кешеләргә тирә-юньдәгеләр белән уңай мөгамәләдә булырга, позитив уйлар белән яшәргә дигән киңәш бирә. Туган җиренә, туган авылына тугры калган фельдшерны шулай ук авылда халыкның аз булуы, яшьләрнең калмавы, эшкә алмашка килүчеләр булмавы борчый. Киләчәктә дә авылларыбыз моннан 10-20 еллар элек булганча гөрләп һәм сәламәт яшәсен иде дип тели ул.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев