Авылны үстерү — уртак бурыч: Имәнлебашта нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләштеләр
Авыл һәм кеше

Авылны үстерү — уртак бурыч: Имәнлебашта нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләштеләр

Имәнлебашта узган халык җыенында грантлар, төзекләндерү эшләре һәм яңа объектлар турында сөйләделәр, шулай ук иң яхшы хезмәткәрне бүләкләделәр

3 сентябрьдә Югары Шепкә җирлегенең Имәнлебаш авылында халык җыены узды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева, шулай ук район хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Нәтиҗәләр һәм бурычлар: елга планнар

фото җирлектән, халык җыены барышында
фото җирлектән, халык җыены барышында

Петр Сергеевич  Зәй районының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Лилия Мингалиевна Югары Шәпкә авыл җирлеге буенча 2026 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясады һәм елның калган өлешенә бурычларны билгеләде.

«Татнефть» компаниясеннән грант оту нәтиҗәсендә Иске Пәлчикәү авылында яңа суүткәргеч төзелеше башланды. Бу максатларга 2634381,06 сум акча бүлеп бирелгән. Подрядчы — «Теплосервис» ҖЧШ. Бүгенге көндә Елга урамында эшләр төгәлләнгән, Үзәк урамда суүткәргеч салу эше дәвам итә.

Тагын бер грант — «Агрокөч» АҖ тарафыннан бирелгән 1329198 сум күләмендәге акча Югары Шепкәдәге авыл мәдәният йорты фойесын яңартуга юнәлтелгән: монда яңа плитәләр җәя башлаячаклар. Подрядчы — «СтройЖилСервис» ҖЧШ.

Шулай ук «Агрокөч» АҖ гранты хисабына 500000 сум күләмендә Имәнлебаш авылы өчен тренажерлар сатып алыначак. Тәэмин итүче подрядчы — «КСИЛ МИЛЛЕНИУМ» ҖЧШ.

Үзара салым хисабына ниләр эшләнә

Лилия Камалиева үзара салым акчалары хисабына авыл җирлекләрендә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде:

  • Югары Шепкәдә Елга урамында юлга вак таш түшәү планлаштырыла;
  • Имәнлебашта — урам тренажерлары сатып алу;
  • Иске Пәлчикәүдә — янгын гидрантлары урнаштыру (подрядчы — «Теплосервис» ҖЧШ);
  • Кече Пәлчикәүдә карт агачлар киселде (башкаручы шәхси эшмәкәр  А.  Сычев).

 

Кече хуҗалыкларга ярдәм

Авылда кече хуҗалыкларны үстерү программасы турында финанс-икътисад бүлеге башлыгы Рәмзия Миңнеханова сөйләде. Ул җирле халык өчен булган ярдәм чараларына җентекләп тукталды һәм программада ничек катнашырга һәм үз хуҗалыгың өчен ярдәм алырга икәнен аңлатты.

Җыенга нәтиҗә ясап, Петр Уразайкин хакимият белән халыкның бердәм эшләвенең мөһимлеген билгеләп үтте: нәкъ менә шундый диалог көнүзәк мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә һәм кайда ярдәм кирәклеген күрергә ярдәм итә.

Очрашу ахырында тантаналы бүләкләү булды: Петр Сергеевич намуслы хезмәте һәм туган ягын үстерүгә керткән өлеше өчен республика электрон Мактау тактасы лауреаты Илшат Галиевка сертификат тапшырды.

фото җирлектән, Илшат Галиевка сертификат тапшыру
фото җирлектән, Илшат Галиевка сертификат тапшыру

 


Нет комментариев