Алдынгы сыер савучы булган ул
Сармашбаш авылында гомер итүче тыл ветераны Йөзлебикә әби Минһаҗевага 14 июльдә 95 яшь тулды.
Мөхтәрәм затны гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Геннадий Абрамов, юбилярның балалары, оныклары, туганнары килде.
Йөзлебикә апа Сарман районының Саях авылында туып үскән. Җиде класс белем алган кыз хезмәт юлын сарык-лар карап башлый. Сугыш вакытында плугарь, комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куйган. Сармашбаш авылына кияүгә чыккан. Йөзлебикә апа заманында Чапаев исемендәге колхозның иң алдынгы сыер савучысы булган. Дүрт дистә ел гомерен терлекчелек тармагына багышлаган. Яшьли тол калып, өч бала үстергән, бала кайгысын да күргән. Бүгенге көндә ул кызы Розалия тәрбиясендә яши.
Йөзлебикә әби бүген дә сугыш елларын күз яшьләрсез искә ала алмый.
«Бик авыр булды. Ризыкка туймаган вакытлар күп булды», – ди ул.
Йөзлебикә әби – авылның хөрмәткә лаек кешесе. Яшәү дәверендә ил тарихында булган күп вакыйгаларның тере шаһиты.
“Әле зиһене сөбханалла, үткәннәрне, үз тормышы аша чын тарихны гыйбрәтле итеп сөйли. Шул вакытта ук әбинең зиһенле булуы, яшәү дәртенә сокланырлык”, – ди район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Ветераннарны кайгыртып яшәү – район җитәкчелеге алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе. Шуңа күрә Йөзлебикә әбинең дә юбилей көнен тагын да тулыландырып, Петр Сергеевич аны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлады, бүләкләр тапшырды. Ә автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк итте.
фото автоклубтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев