Алар тормышын чәчәкләр бизи
Кәрәкәс авылында гомер итүче Мөхәммәдиевларның бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.
“Фәим белән Валентинаның бакчасында чәчәкләрнең нинди төре генә үсми икән! Ишегалдына килеп кергәч, чәчәкләрне күреп, бермәл югалып калдым. Аларның хуш исеннән башлар әйләнеп китте. Һәркем чәчәкләр ярата, әмма бар кеше дә мондый матурлыкны тудыра алмый. Күпме хезмәт, тырышлык, түземлек, вакыт кирәк аңа”, – ди Кәрәкәс авылы клубы мөдире Рәмзия Зиазова.
Бакчадагы чәчәкләр иртә яздан беренче кар яуганчы чәчәк атып утырсыннар өчен шактый гына тир түгәргә дә туры килә. Аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгән бакчалар яныннан узу рәхәт. Алар күңелне күтәрә, җанга рәхәтлек, шатлык хисләре өсти.
Мөхәммәдиевлар бакчасында пионнарның гына да 10лап төре бар!
“Валя мине бакчасы белән таныштырырга алып кереп китте. Үзе бер сәяхәт бу. Хуҗабикә һәр чәчәк турында шулкадәр бирелеп сөйли. Чәчәк ата торган куаклар да бар биредә. Хуҗабикә чәчәкләрнең матурларын күрсә, кыйммәт дип тормый, сатып ала икән. Егылмасыннар өчен, һәрберсе җайлап куелган. Яшелчәләргә дә урын җиткән. Кыяры, помидор, борыч, кәбестә. Ал-ма, груша агачларының ботаклары сыгылып төшкән – уңыш мул булачагы күренеп тора. Бәрәңге дә үзләренә җитәрлек”, – ди Рәмзия Зиазова.
Уңган, тырыш Мөхәммәдиевларның бакчасында яз да, җәй дә, көз дә чәчәкләр өзелми, авыл урамына ямь биреп тора.
фото авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев