Аксар авыл җирлегенең Иске Тәкмәк авылында гражданнар җыены узды. Авыл халкы район һәм җирлек җитәкчелеге белән очрашып, 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләрен тикшерделәр һәм алдагы чорга бурычларны билгеләделәр
Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеше турындагы доклад белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясады. Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов җыелучыларны беренче яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды һәм елның икенче яртысына өстенлекле бурычларны билгеләп үтте.
Юллар һәм янгын куркынычсызлыгы — үзара салым хисабына
Авыл җирлеге территориясендә гражданнарның үзара салым акчалары хисабына зур күләмдә эшләр башкарылды. Иске Тәкмәк, Икенче Бөгелде, Өченче Бөгелдедә, Аксар һәм Перцовкада юлларга асфальт валчыгы түшәлде һәм ремонт үткәрелде. Бүре-Сарай авылында юлларга вак таш түшәлде. Аксар авылының Ленин урамында янгын гидранты урнаштырылды. Икенче Бөгелде һәм Өченче Бөгелде өчен янгын сүндерү колонкалары һәм шланглар сатып алынды — бу янгын чыккан очракта тизрәк арада чара күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүләкләнүчеләр
Авылны төзекләндерүдә актив катнашканы һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәткәне өчен Иске Тәкмәк авылыннан Петр Степанов Аксар авыл җирлеге башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасы лауреаты таныклыклары тапшырылды:
- Юрий Гыйльманов — Аксар авыл җирлеге башлыгы;
- Альбина Мирсаева — Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы;
- Люция Гыйләева — «Зәй» агрофирмасы ҖЧШ баш бухгалтеры урынбасары.
Фото җирлектән
Нет комментариев