Агроном һөнәрен сайлаган шәһәр егете
Авыл һәм кеше

Агроном һөнәрен сайлаган шәһәр егете

“Зәй шикәре” агрофирмасы баш агрономы Айдар Тучин күңеле белән кырларга чыгып ял итә.

автор фотосы, “Зәй шикәре” агрофирмасы баш агрономы Айдар Тучин
автор фотосы, “Зәй шикәре” агрофирмасы баш агрономы Айдар Тучин

Балачактан аграр юлга

Айдар Зәйдә туып үскән шәһәр егете булса да, хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләүгә өстенлек биргән. Ул инде 18 ел район аграрийлары белән иңне-иңгә куеп хезмәт итә. Шәһәрнең 3нче мәктәбендә укыганда яшүсмер егет  үзенең киләчәк һөнәрен анык кына билгеләмәгән була әле. Ә менә мәктәпне тәмамлап укырга керү вакыты җиткәч, документларын туп-туры Казан дәүләт аграр университетының агрономнар әзерләү бүлегенә тапшыра. Югары белем алу чоры егетне тулысы белән әлеге белгечлеккә бөтереп ала.

– Алдан планлаштырып укырга кермәсәм дә, белем ала башлагач, бу һөнәрнең минеке булуына төшендем. Монда һәр алган белем, тәҗрибә мине көннән-көн үзенә ныграк җәлеп итте. Укуның соңгы елында практикага кайткач, ныклап хезмәткә керештем”, – дип искә ала Айдар Тучин үзенең һөнәр сайлау вакытын.

Хезмәт юлының беренче адымнары

2008 елда Чыбыклыга практикага кайткач ул агрохимикатлар белән эшләү тәҗрибәсен ала. Һәр басуда нинди туфракның нинди үсемлекләр өчен уңдырышлы булуын өйрәнә. Ә 2009 елда укуын тәмамлагач аны “Сәвәләй” җитештерү комплексына агроном итеп билгелиләр. Биредә ул 10 ел бу һөнәргә тугры булып көнне төнгә ялгап эшли. Яшь белгеч буларак махсус программа нигезендә йорт төзү өчен субсидия бирәләр. Өйләнеп, яңа тормыш кору өчен ир-егеткә бу менә дигән мөмкинлек була.

“Айдар – тырыш, белемле егет. Механизаторлар белән дә эшли белә, оештыру сәләте дә җитәрлек. Андый егетләр белән төрле һава шартларына карамастан яхшы уңыш алуга өмет зур, ышанычлы хезмәткәр”, – ди аның турында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы  Фәргать Камалиев.

Шуңа да Айдарны һич икеләнмичә  2021 елда зур хуҗалыкка – “Зәй шикәре” агрофирмасына баш агроном итеп куялар. Менә инде биш ел ул бу җаваплы вазифада сынатмыйча хезмәт куя. Гаиләсе дә матур. Ул – күп балалы әти дә әле. Тормыш иптәше Эльвира белән үз йортларын тергезеп, үрнәк хуҗалык корып яшиләр.


Нет комментариев