80 яшендә дә мәдәнияткә тугрылыклы
Авыл һәм кеше

80 яшендә дә мәдәнияткә тугрылыклы

Владимир Кашаев Сәвәләй авыл мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли, моңлы җырлары, гармун моңнары белән авылдашларын сөендерә

Сәвәләй авылында гомер итүче Владимир Мартияновичка 80 яшь тулды. Аны туган көне – юбилее белән хезмәттәшләре котлады. Шулай ук котлау сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина да җиткерде.

Владимир Кашаев бүгенге көндә туган нигезен саклап Сәвәләй авылында яши. Чаллыда төрле өлкәләрдә хезмәт куйган. Ул гел алдынгылар рәтендә булган. Укытучы, инженер, бригадир һәм башка шундый вазифаларда эшләгән. Тормыш иптәше Галия апа 30 ел коррекцион мәктәптә укыткан.

Лаеклы ялга чыккач Кашаевлар Сәвәләй авылына кайтып төпләнгәннәр. Һәм Владимир дәдәй авылны кайгыртып яши, Сәвәләйнең Ак дәдәе дә әле ул. 80 яшендә дә авыл мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли. Районда узучы барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Өздереп моңлы итеп гармунда уйный.

–« Владимир Мартиянович кебек кешенең мәдәният йортыбызда эшләве – безнең өчен бәхет ул. Авылның мәдәни тормышында кайнап кына калмыйча, Сәвәләйдә кирәкле эшләрне оештыруда да зур эш башкара ул. Юбилее белән котлап, без аңа сәламәтлек, иҗат дәртенең сүнмәвен телибез», – ди мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.


Нет комментариев