Татарстанда, шул исәптән Зәй районында, пошиларда никахлашу чоры башланды. Ике айга кадәр дәвам итә ала торган бу чорда ата тояклылар аеруча актив. Республикада яшәүчеләргә, бигрәк тә машина йөртүчеләргә һәм гөмбәчеләргә, аеруча уяулык күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт биоресурслар комитеты.
Никах чорында ата пошилар бер-берсе белән бәрелешкә керә, көчле тавыш белән үкерәләр, юлларга чыгалар, ана пошины куып тотарга омтылалар.Шуңа күрә гөмбәчеләргә һәм башка табигатьтә йөрергә яратучыларга пошиларга якынаерга киңәш ителми, аларга тыныч кына урманга кереп китәргә яисә юлны аркылы чыгарга мөмкинлек бирергә кирәк.
Өлкән пошиның авырлыгы 300дән 600 килограммга кадәр җитә, шуңа күрә трассада аның белән бәрелешү, кагыйдә буларак, авыр җәрәхәтләр яки кешеләр һәм хайваннар үлеме белән тәмамлана.
"Хәзер пошилар партнерлар эзләп күп күчәләр һәм көтелмәгән урыннарда, шул исәптән юлларда да күренергә мөмкиннәр. Машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакырам, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Хайваннар белән очрашканда туктарга, авария сигнализациясен кабызырга һәм пошиның юлдан киткәнен көтәргә кирәк", - дип кисәтә Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Зәй бүлеге башлыгы Рөстәм Йосыпов.
Һәлакәт урыныннан китү катгый тыела
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты машина йөртүчеләргә берничә киңәш бирә. «Кыргый хайваннар» билгеләре булган зонада һәм урман массивлары янында тизлекне киметергә кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында томанга каршы фараларны юл кырыйларын яхшырак күзәтү өчен куллану файдалы. Иң төп кагыйдә – поши белән очрашканда сигнал бирмәү: кискен тавыш хайванны һөҗүмгә этәрергә мөмкин. Кинәт кенә юлга йөгереп чыккан пошины югары тизлектә урап узарга тырышмаска, ә ашыгыч рәвештә туктап калырга яки юл читенә чыгарга кирәк.
Әгәр дә сез хайванны бәрдергән булсагыз яки аны юлда яраланган килеш тапсагыз, һәлакәт урыныннан китү катгый тыела. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Кичекмәстән 112 номерлы ашыгыч хезмәт чакыртырга һәм ярдәм көтәргә кирәк.
Компенсация күләме һәм штрафлар
Шуны истә тотарга кирәк, кыргый хайваннар дәүләт милке булып тора, шуңа күрә поши бәргән өчен машина йөртүчегә компенсация түләргә туры киләчәк. Россия Табигать министрлыгының 948нче боерыгы нигезендә, база таксасы бер баш өчен 80000 сум тәшкил итә. Әгәр тәгәрмәч астына берничә хайван эләксә, сумманы аларның санына тапкырлыйлар.
Арттыра торган коэффициентлар бар:
- Исбатланган ният булганда сумма 3 тапкырга тапкырлана һәм 240 000 сум тәшкил итә.
- Әгәр ана поши үлсә, коэффициент 5кә тапкырлана һәм барлыгы 400 000 сум була.
- Махсус саклана торган табигый территориядә юл-транспорт һәлакәте булганда, коэффициент 7 тапкыр арта һәм сумма 560 000 сумга кадәр була.
- Кызыл китапка кертелгән хайванны бәрдерелгән очракта, 400 000 сум компенсациядән тыш, РФ КоАП 8.35 маддәсе буенча 2 500 сумнан 5 000 сумга кадәр штраф каралган.
Кыргый хайванны бәрдерү юл-транспорт һәлакәте булып тора: һәлакәт урыныннан китәргә ярамый, моның өчен машина йөртү хокукыннан 1 елдан 1,5 елга кадәр вакытка мәхрүм итәләр. ОСАГО полисы булганда компенсацияне (400 000 сумга кадәр) иминият компаниясе түләячәк. Юлларда игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз!
Нет комментариев