Сентябрьнең беренче якшәмбесе Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә
Әлеге һөнәри бәйрәмне район газ эксплуатация хезмәте коллективы да күтәренке рухта каршылый. Районда яшәүчеләрнең уңайлы шартларда яшәве аларның профессиональлегенә, намуслы хезмәтенә бәйле. Зәй газ тармагы штатында 80нән артык кеше хезмәт куя. Аларның хезмәте күзгә ташланып тормый, газ челтәренә, объектларда һәм район кешеләре йортларында газ җиһазларына хезмәт күрсәтәләр, яңа социаль, мәгариф һәм башка яңа төзелгән объектларны газга тоташтыралар.
– «Районда массакүләм газлаштыру чоры узды, бүген газ тармагы хезмәткәрләре берөзлексез һәм аварияләрсез халыкны, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләрен газ белән тәэмин итә. Хезмәткәрләребез үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән җиренә җиткереп үтиләр», – дип билгеләп үтте мастер Алена Буряк.
Район газ эксплуатация хезмәтенә яңа заманча автобус кайтты. Бу транспортта теләсә нинди һава торышында теләсә нинди торак пунктка үтеп керү мөмкинлеге бар. Газ слесарьлары заманча автобус белән районавылларныа барып, хезмәт күрсәтәләр.
Нефть-газ сәнәгате республика икътисадының бюджетын формалаштыручы төп тармак булып тора. Сезнең файдалы хезмәтегез бөтен республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән социаль проектларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, хезмәтегездә яңа уңышлар телибез.
Нет комментариев