«Зәй сезнең белән» волонтерлары ике көндә 10×6 метрлы маскировка челтәре үрде
Көн темасы

«Зәй сезнең белән» волонтерлары ике көндә 10×6 метрлы маскировка челтәре үрде

“Зәй сезнең белән” («Zаинск с Vами») волонтерлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен алгы сызыктагы сугышчылар заявкасы буенча 10х6 метр размерындагы зур маскировка челтәре үрде

Бу челтәр гадәти үрелә торганнарыннан (4х3) ике тапкыр зуррак. Әлеге зур размердагы челтәр ике көндә үрелгән.

Махсус заказ — танкистлардан

Гадәттә, 4х3 метрлы маскировка челтәре блиндажны, снайпер яки пулемет расчеты позициясен капларга җитә. Махсус заказ хәрби зонадагы танкист якташларыбыздан килгән. Сугышчылар үзләренең теләкләрен зурлык буенча гына түгел, ә төсе һәм текстурасы буенча да җиткерәләр. Уңайлы булсын өчен маскировка үрүче хатын-кызлар челтәрне бүлеп үреп, төреп барганнар.

Мондый зур челтәрләргә заказлар күп

-Бу безнең волонтерлар шундый зур размерда үргән беренче маскировка челтәре түгел. Моңа кадәр сугышчылардан заявка буенча 12х12 метр размерындагы челтәрне үргән идек. Мондый зур челтәрләр танкларны каплау өчен кирәк. Гадәти  челтәрләрне сугышчылар үзләре берничәсен тоташтырып тегеп, кирәкле размерны ясыйлар иде. Ә моның өчен вакыт та кирәк, ул ертылырга да мөмкин. Хәзер мондый зур размердагы челтәрләргә заказлар күп, - ди “Зәй сезнең белән” волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

фото волонтерлардан, волонтер хатын-кызлар үргән зур маскировка челтәре
фото волонтерлардан, волонтер хатын-кызлар үргән зур маскировка челтәре

Сыйфат — барлык Россия буйлап тану алган

Зәйлеләр үргән маскировка челтәрләре яхшы сыйфатлы булуы белән аерыла, челтәрләр хәрбиләрдән булган барлык таләпләрне үтәп үрелә. Шуңа күрә безнең хатын-кызлар үргән челтәрләргә заявкалар барлык Россия буйлап килә. Ә челтәр үрүче хатын-кызлар сугышчыларыбызга ничек тә ярдәм итү, аларга исән калуда, Җиңү яулауда зур терәк булып тора.

Челтәрдән тыш: тулы ярдәм

“Зәй сезнең белән” волонтерлары уртак җиңүгә зур өлеш кертә. Алар маскировка челтәре үреп кенә калмый, сугышчылар өчен барлык кирәкле әйберләрне алып җибәрәләр, “леший” костюмнары, дронга каршы одеаллар, эчке киемнәр тегәләр, коры ашлар, боткалар ясыйлар, медикаментлар, машиналарга запас частьлар һәм хәрбиләрдән килгән заявкалар буенча башка әйберләрне җибәрәләр.
 


Нет комментариев