Зәйдә бөек мәгърифәтче мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференциядә зур кунаклар булды
Аларны район, шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Иң беренче Таҗетдин Ялчыголны искә алу Имәнлебашта аның каберенә зиарат кылудан башланды. Аның рухына дога кылынды.
Зәйлеләр бөек мәгърифәтче якташлары белән чын күңелдән горурланып яшиләр. Без белгән билгеле әсәрләр - «Тәварихы Болгарийә», «Фәваиде Бәхавийә», «Рисаләи Газизә» - авторы бер чорда Зәй җирендә яшәгән. Биредә ул әдәбият, укытучылык, кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгән һәм 1838 елда районыбызның Имәнлебаш авылы зиратында җирләнгән. Хәзерге вакытта аның кабере заманча ясалып, элеккеге кабер ташы да сакланып изге урын булып тора.
“Аллаһка шөкер, соңгы вакытларда Татарстаныбызда электән билгеле булган олугъ шәхесләребезне барлап, алар мирасын өйрәнү бара. Зәй җирендә дә дин әһеле, күпкырлы талантлары булган Таҗетдин Ялчыголны инде дистә елдан артык олылап, зур фәнни-конференция үткәрелә. Ул - республикакүләм халыкны туплый, матур эшләргә рухландыра торган чара. Алга таба да ул дәвамлы һәм бәрәкәтле булсын, яшьләребезне җәлеп итсен”, - диде чарада катнашкан Равил хәзрәт Зөфәров.
Истәлекле урыннар сокландырды
Башта конференция кунаклары быел 65 еллыгын билгеләп үткән музыка мәктәбендә булдылар. Биредә һөнәри белем алучы талантлы балалар чыгышларын карадылар. Музыка мәктәбенең сыйныф бүлмәләрендә булып, заманча шартларга сокландылар, педагоглар белән аралаштылар. Бигрәк тә күпләрнең игътибарын Муса Җәлил уйнаган дубраның Зәй музыка мәктәбендә сакланып, аның әле дә яшь иҗат осталарын әзерләүдә ярдәм итүе җәлеп итте. Аны мәктәпкә Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчысы Нәкыя апа Сәфәрова бүләк иткән.
Аннан Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, шәһит киткәннәргә дога кылдылар.
Шәһәр белән танышу Ялчыголга багышланган истәлек билгесе янәшәсендә тәкъдим ителгән бай күргәзмәне карау белән дәвам итте. Монда үзәк китапханә хезмәткәрләре дисбеләр ясау, мәчет манаралары төшереп сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр, Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлы бәян ителде, “Мирас” ансамбле матур җырлары белән чараны бизәде.
Аннан соң танышу мәгърифәтче исемен йөртүче үзәк мәчеттә дәвам итте. Биредә мәчет төзелү тарихы, аңа Таҗетдин Ялчыгол исемен бирү идеясе белән чыккан Сәгыйть хәзрәт Камаловның эшләре искә алынды, кунаклар мәчеткә кереп өйлә намазын укыдылар.
Милли белем бирү йорты конференция үзәге булды
Таҗетдин Ялчыгол мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе белән таныштылар. Монда милли рухта белем бирү, тәрбияви чаралар, тарихи үткәнне саклау, яшь буынга милли ризыклар әзерләүгә өйрәтү, районыбыздан чыккан мөхтәрәм затлар турында күп мәгълүматлы булган укучылар барысында да соклану тудырды.
“Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән XIII фәнни-гамәли конференция әнә шулай яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә йөз тотучы белем йортында оештырылды.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады.
“Дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы Таҗетдин хәзрәтнең иҗатын, бигрәк тә аның безнең төбәктәге яшәешен өйрәнүгә багышланган “Ялчыгол укулары”н без инде 13нче тапкыр үткәрәбез. Беренчесе районыбызның элеккеге мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов башлангычы белән оештырылган иде. Елдан-ел аның географиясе киңәя, катнашучылар, чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр саны арта бара. Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча мөһим. Ул илебез Президенты игълан иткән Россия халыкларының бердәмлеге, республикабызда баручы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм районыбызда игълан ителгән Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы кысаларында уза. “Ялчыгол укулары”н үткәрү бүгенге вазгыятебез өчен дә табигый дип әйтәсем килә, чөнки гаилә кыйммәтләре, бердәмлек төшенчәсе беркайчан да әһәмиятен югалтмый һәм алар әлеге чарада да үзенең чагылышын таба. Шушындый олуг шәхеснең моннан өч гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе - нәсел дәвамчылары өчен генә түгел, барлык зәйлеләр өчен зур горурлык. Барыгызга да бүгенге чарабызда нәтиҗәле эшчәнлек, Зәйдән бай тарихи һәм рухи азык туплап китүегезне телим”, - диде ул.
Конференциядә Равил хәзрәт Зөфәров, Нурия Һашимова, Ирек Шәрипов, Гадел Хәсәншин чыгыш ясап, зәйлеләрнең Ялчыгол мирасына зур игътибар бирүләренә рәхмәт белдерделәр.
“Зәйлеләргә үзләренең төбәгендә яшәгән бөек мәгърифәтчене зурлаулары, аның хезмәтләрен һаман саен тирәнрәк өйрәнеп, аны яшь буынга сеңдерүләре өчен рәхмәт. Менә шушылай итеп һәр төбәктә хезмәтләре белән билгеле шәхесләрне өйрәнү бик кирәк, без Зәй үрнәгендә башкаларны да шундый зур эшләргә алынырга чакырабыз. Ә Ялчыголның татар, мөселман дөньясында тоткан урыны гаять зур”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов.
Якташабыз, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловның “Олуг мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол эшчәнлеге хакында аерым фикер-күзәтүләр” темасына доклады аеруча кызыклы булды.
Башка чыгышлар да фикер алышуларга этәрде.
Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды
Бөек татар мәгърифәтчесе мирасын өйрәнүгә булышлык итүе өчен Ялчыголның нәсел дәвамчысы, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка - махсус бүләк, район мәдәният йорты, үзәк китапханәләр челтәре, татар гимназиясе коллективларына район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары белән район хакимияте бүлеге белгече Алсу Хисмәтуллина, 7нче мәктәп педагогы Эльза Нургалина бүләкләнделәр.
Нет комментариев