Бүген Зәйнең балалар музыка мәктәбе 65 еллык юбилеен билгеләп, зур тантаналы чара белән Белем көнен билгеләп үтте
Талантлы балалар һәм педагогларның бәйрәм рухын район башлыгы Разиф Каримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, республика мәдәният министрлыгы вәкилләре, "Татнефть" җәмгыятенең хәйрия фоңды җитәкчесе дә бүлеште.
“Безнең шәһәрнең музыка мәктәбе талантлы балаларны олы сәнгать юлына чыгару буенча йөзек кашы булып тора. Биредә төрле музыка коралларында уйнарга да, вокал серләренә дә профессиональ югарылыкта төшендерәләр. Бу мәктәпне тәмамлаган Зәй яшьләре республика, ил күләмендәге мәдәният, сәнгать югары уку йортларында белем алып, танылган кешеләргә әверелә. Алга таба да иҗади эш саекмасын, педагогларга зур рәхмәт”, - диде район башлыгы.
Һәм ул музыка мәктәбенең 65 еллыгы уңаеннан зур рояль бүләк итте.
Рияз Комаров һәм Иван Гущин, кунаклар да изге теләкләр җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Тантаналы чара балалар, укытучыларның тирән эчтәлекле музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Бүген музыка мәктәбендә 238 яшь зәйле һөнәри юнәлеш ала, аларга 27 педагог белем бирә. Мәктәп белән Дина Коронова җитәкчелек итә.
Нет комментариев