Мәктәп тәмамлауга 50 ел тулу — бу искиткеч зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Ярты гасыр эчендә күп нәрсә үзгәрсә дә, мәктәп еллары хатирәсе һәрвакыт йөрәктә саклана
Кайчандыр Югары Пәнәче мәктәбендә кыз‑малайлар булып йөргән укучылар 1976 елда мәктәпне тәмамлап, менә 50 елдан соң очрашуга инде чәчләренә чал кергән апа‑абыйлар, әби‑бабайлар булып килделәр. Очрашуга 16 укучы һәм аларны укыткан Илдус абый һәм Зәйтүнә апа Хөсәеновлар килде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше мәктәптә узды, аннары кафеда дәвам итте.
Кайчандыр «А» һәм «Б» классларында 54 укучы белем алган, сыйныф җитәкчеләре Мирза абый Гыйльманович һәм Фәиз абый Хамитов булган. «Мәктәпнең һәр бүлмәсе таныш, кадерле. Линейка үткәрелә торган коридорлар, спортзал, директор бүлмәсе, фән кабинетлары, стендлар — безнең үткән балачак һәм үсмер еллар», — дип очрашуга килүчеләр хатирәләргә бирелде.
Укытучылар исемнәре — йөрәк төбедәге җылы сүзләр
Очрашу барышында һәрберсе мәктәпне тәмамлаганнан соң бүгенге көнгә кадәр булган тормышы турында сөйләде. 50 ел үткән булса да, хәтер кадерле мизгелләрне саклап калган. Туган мәктәпне, анда узган иң күңелле, мавыктыргыч һәм мәшәкатьсез елларны, белем һәм тәрбия биргән укытучыларны сагынып искә алды очрашуга җыелучылар.
Кәүсәрия апа Гафиятуллина болай дип искә алды: «Сыйныф җитәкчебез Тәслимә апа, мәктәп директоры Вәлиев Фалис Әхәтович, бер‑ике елдан соң Минап Сәйфетдинович булды. Фәиз абый Хәмитов — немец теле, татар теле, Олег Нургалиевич — физкультура, тормыш иптәше Антонина Михайловна — рус теле, Земфира апа Баязитова — математика, геометрия, Исмәгыйль абый Баязитов — физика, Лидия апа — химия, кызларга хезмәт, Илдус абый Хөсәенов — хезмәт, рәсем, Зәйтүнә апа Хөсәенова — география, җыр, Мирза Гыйльманович — тарих, Наилә апа Хәкимуллина — рус теле, Рәфисә апа — тарих, Ләбибә апа — немец теле, Нина Егоровна — химия, биология, тормыш иптәше Маракин Александр Владимирович — малайларга трактор фәненнән, Җәмилә апа, Нәҗибә апа физика, химиядән, Альфира апалар белем бирде. Мәкмүнә апа башлангыч сыйныфта укытты. Мәчетнең аскы каты башлангыч сыйныфлар өчен иде. Гөлсинә апа Давлетшина, Мәрзия апа, Мөхәрәмә апа, Рәкыя апа җыештыручы, пешерүче иде».
«Ә хәтерлисезме бу вакытны?» — дигән шат авазлар еш яңгырады залда.
Мәктәптән тыш чаралар: волейбол, аҗаган уеннары, учак ягу
«Мәктәп һәм мәктәптән тыш спорт ярышларында бик теләп, яратып катнаша идек. Мин, Кәүсәрия, Галя еш кына волейбол, аҗаган уеннарында катнашып, призлы урыннар яулый идек. Иске Зәйдә оештырылган аҗаган уены бер дә хәтердән чыкмый. Компас белән яшерелгән әйберне табу, биремнәрне чишү каралган иде. Беренче урынны алгач, шатлыгыбызның чиге булмады», — дип хатирәләре белән уртаклашты Гөлфинур апа Шәяхмәтова.
«Пионерия көнендә мәктәп белән Ташъелгага менүләр, учак ягу, ярышлар күңелдә саклана. Шук һәм шаян булсак та, Алмалы, Түбән Пәнәче, Урта Пәнәче, Кадер, Бура‑Киртә укучылары бер мәктәптә бердәм, тату булып укыдык», — диде тагын бер очрашуда катнашучы.
«Яңа мәктәп бинасы: авыл кешеләренең бердәмлеге һәм хезмәте»
«Мәктәп еллары минем дә хәтердә яхшы саклана. Зәйтүнә апаның кызларны кош теле, камыр ризыклары пешерергә, тегү машинасында эшләргә өйрәтүе хәзер дә күз алдында. 1969 елда яңа мәктәпнең беренче укучылары булып 4нче класска укырга килгән хәтердә. Фалис Әхәтович 2 ел яңа мәктәп бинасын сафка бастыру өчен тырыша. Яңа мәктәп бинасын төзүдә Югары Пәнәче авылы кешеләре дә актив катнаша. Матур бина 1969 елда үз ишекләрен ачты», — дип искә алды Галина Александровна.
Хезмәт дәресләре: агачтан әйбер ясау серләре
«Исмәгыйль абый Баязитов 25кә кадәр тапкырлауны яттан белә иде. Һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч… Сыйныфтагы малайларга физика фәне аерата кызыклы булды. Безне укыткан, белем биргән һәр укытучыга рәхмәтлебез. Алар безне тормышка әзерләгән. Кызларны тегү машинасында тегәргә, бию түгәргендә биергә өйрәтүче Лидия апаны да җылы хатирәләр белән искә алабыз», — ди Кәүсәрия апа Гафиятуллина.
Илдус абый Хөсәенов укыткан хезмәт дәресләре дә җанлы үтә иде: «Балта, чүкеч сабы, уклау, куна такталары, чүмеч ясау серләрен, гомумән, агачтан әйбер ясау серләрен Илдус абыйдан өйрәндек. Мәктәп стенасына киштәдә Илдус абый хезмәт дәресендә өйрәткән эш кораллары саклана. Кадерле, зур истәлек», — диде сыйныфташлар.
Бер минут тынлык һәм җылы сүзләр
«Очрашу шулкадәр күңелле булды, сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Сизелми дә 50 ел үтеп киткән. 50 елдан соң да бер‑беребезне күрергә теләп, бирегә җыелганбыз икән, димәк, безнең күңелләрдә яшьлек дәрте сүнмәгән. Хәл сорашып, әңгәмәләр корып, җырлап, онытылмаслык очрашу оештырдык», — диде Җәүдәт абый Закиров.
Очрашуга еракларда гомер итүчеләр дә кайткан иде. Арадан мәңгелеккә киткән сыйныфташларын, укытучыларын бер минут тынлык белән искә алды очрашуга килүчеләр.
Язма Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина белән берлектә әзерләнде
Нет комментариев