Конференция гимназиядә үтте
Яңалыклар

Конференция гимназиядә үтте

“Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән унөченче фәнни-гамәли конференция яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә йөз тотучы белем йортында оештырылды

 

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады.

“Дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы Таҗетдин хәзрәтнең иҗатын, бигрәк тә аның безнең төбәктәге яшәешен өйрәнүгә багышланган  Ялчыгол укуларын без инде 13 нче тапкыр үткәрәбез. Беренчесе районыбызның элеккеге мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов башлангычы белән оештырылган иде. Елдан - ел аның географиясе киңәя, катнашучылар, чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр саны арта бара.  Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча мөһим. Ул илебез Президенты игълан иткән Россия халыкларының бердәмлеге, республикабызда баручы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, һәм районыбызда игълан ителгән “Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек” елы кысаларында уза. Ялчыгол укуларын үткәрү бүгенге вәзгыятебез өчен дә табигый дип әйтәсем килә, чөнки гаилә кыйммәтләре, бердәмлек төшенчәсе беркайчан да әһәмиятен югалтмый һәм алар әлеге чарада да үзенең чагылышын таба. Шушындый олуг шәхеснең моннан 3 гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе нәсел дәвамчылары өчен генә түгел, барлык зәйлеләр өчен зур горурлык.  Барыгызга да бүгенге чарабызда нәтиҗәле эшчәнлек, Зәйдән бай тарихи һәм рухи азык туплап китүегезне телим”, - диде ул.

Конференция эшендә Равил хәзрәт Зөфәров, Нурия Һашимова, Ирек Шәрипов, Гадел Хәсәншин чыгыш ясап, зәйлеләрнең Ялчыгол мирасына зур игътибар бирүләренә рәхмәт белдерделәр.

Якташабыз, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловның “Олуг мәгърифәтче Т.Ялчыгол эшчәнлеге хакында аерым фикер-күзәтүләр” темасына доклады аеруча кызыклы булды. Башка чыгышлар да фикер алышуларга этәрде.

 


Нет комментариев