Зәйдә Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференция бүләкләү тантанасы
Яңалыклар

Зәйдә Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференция бүләкләү тантанасы

Бүген Зәйдә узган “Ялчыгол укулары” XVIII фәнни-гамәли конференциясе барышында докладлардан соң матур бүләкләү тантанасы да узды

Ялчыгол мирасын өйрәнүгә багышланган уртак эшкә өлеш кертүчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов котладылар.

 Бөек татар мәгърифәтчесе мирасын өйрәнүгә булышлык итүе өчен Ялчыголның нәсел дәвамчысы,  ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка - махсус бүләк, район мәдәният йорты, үзәк китапханәләр челтәре, татар гимназиясе коллективларына район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хаты белән  7нче мәктәп педагогы Эльза Нургалина бүләкләнде.

 

Илнар Идиятов фотолары.


Нет комментариев