«Кояшкай»  бакчасы балалары яктылыкны кайтаргычлар өләште
Юл куркынычсызлыгы

«Кояшкай» бакчасы балалары яктылыкны кайтаргычлар өләште

Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасында яшь юл инспекторлары отряды “Яктыр” дип атлаган акция оештырды. Аның максаты - тәүлекнең караңгы вакытында кечкенә җәяүлеләр юлда күренеп торсын

Балалар педагоглар белән бергә балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырдылар. Хәзер бакчада тәрбияләнүчеләрнең һәркайсы караңгыда да машина йөртүчеләргә күренәчәк, димәк, урамнарда йөрү куркынычсызрак булачак.

Ни өчен бу мөһим? Яктылык кайтаргыч машина йөртүчегә җәяүлене ерактан күрергә мөмкинлек бирә. Фараларның якын яктысында күрү ераклыгы стандарт 30 метрдан 150 метрга кадәр арта — ә бу вакытында реакция ясау һәм авариягә юл куймау өчен бик мөһим секундлар.

Элементны теләсә кая: курткага, рюкзакка яки бүреккә беркетеп була. Ул теләсә кайсы балага туры киләчәк һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә гади, ләкин ышанычлы ярдәмче булачак.


Нет комментариев