Зәйдә «Тоннель» операциясе узды
Тикшерү барышында 9 шофер җаваплылыкка тартылды.
25 гыйнварда Зәйдә "Тоннель" операциясе узды. Тикшерү барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 9 шофер административ җаваплылыкка тартылды. Шуларның 1се техник яктан төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән. 3се йөк ташу кагыйдәләрен бозган. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган һәм йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган берәр шоферга штраф салынган. 3 машина йөртүче ОСАГО иминият полисына кертелмәгән килеш руль артына утырганы өчен. Шулай ук техник төзексезлек белән транспорт чарасын юлга чыгарга өчен вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев