Традицияләрне саклап

Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана

14 октябрь – Покрау. Христианнар өчен Покрау – иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе. Ул үзе «покров» сүзеннән алынган, ягъни татар телендәге «каплам», «япма» мәгънәләренә туры килә.

Покрау ул авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануы һәм кыш башлану белән бәйле. Бу бәйрәмнең тарихы X гасырга ук барып тоташа. Константинополь шәһәренә һөҗүм иткәннәр. Шул вакыт күктә Изге Кыз Мария гәүдәсе күренгән. Ул шәһәрне мамык шәле белән каплаган. Шул мизгелдә шәһәр дошманнар күзеннән юк булган. Покрауның исеме (рус телендә Покров) шушы риваятькә нигезләнә.

Гомумән, авыл халкы бу көнгә кырга бәйләнгән барлык эшләрен төгәлләп куярга тырыша, чөнки Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана. Шуңа күрә Покрау үтте - кыш җитте, ди халык. Бу сүзләрдә зур хаклык бар.

Покрау көнне төштән соң борыныңны җилгә каршы тотсаң, нинди кыш киләчәген дә сиземләп була икән. Күп белүче агайларның сүзенә караганда, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.

  • Покрауда соңгы тапкыр гөмбә җыялар.
  • Покраудан терлекләрне абзарда асрый башлыйлар.

Нет комментариев