Яңалыклар

Зәй сәламәтлек саклау тармагына - 150 ел

Быел Зәйдә беренче медицина учреждениесе – земство дәваханәсе ачылуга 150 ел тула. Бу вакыйга 1876 елның октябрендә була.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Симонованың Зәй сәламәтлек саклау тармагына 150 ел тулу уңаеннан “Зәй сәламәтлек саклау тармагына - 150 ел” язмасының дәвамы.

Владимир Малахов тикшеренүләренә караганда, Минзәлә өязендә беренче дүрт земство хастаханәсе ачылу белән дүрт медицина участогы оештырыла (Минзәләдә һәм волость үзәкләрендә: Зәй,  Чаллы һәм Карамалыда). 1885 елда земство табиблары саны буенча андый участоклар инде җиде була. Зәй медицина участогы сигез волость: Зәй, Тәкмәк, Сухрау, Әхмәт, Яңа Спас, Акташ, Ерсубай һәм Троицк волостьлары крестьяннарына хезмәт күрсәткән. Моны исәпкә алып, хастаханәнең медицина персоналына йөкләнеш шактый арткан. Өстәвенә, авыруларны кабул итү һәм дәвалау өчен шартлар да яхшы булмый.

Авыр эпидемияләр һәм яхшы шартлар өчен көрәш

1876 елның октябрендә ачылган Зәй земство хастаханәсе һаман да шәхси йортта, ягъни җайлаштырылган арендага алынган бинада урнашкан була. Мондый хәл Минзәлә өязендә һәм Зәй волостенда, аерым алганда, ул елларда килеп туган хәвефле эпидемиологик вәзгыять таләпләренә бөтенләй җавап бирми. Авыруларны дәвалау өчен өстәмә бүлмәләргә ихтыяҗ туа. 

Владимир Малаховның «Земля Заинская далёкая и близкая» дигән китабында (135нче бит) 1884 елда Минзәлә өязендә оспа, 1885 елда холера, 1886 елда цинга эпидемиясе башлануы турында әйтелә. Мондый хәвефле хәлдә 1885 елның 27 апрелендә Минзәлә өяз җыелышы Минзәлә шәһәрендә, Зәй янында һәм  Чаллыда холера бараклары төзү өчен акча бүлеп бирә.

фото: музейдан, «Земля Заинская далёкая и близкая» китабы
фото: музейдан, «Земля Заинская далёкая и близкая» китабы

Талантлы хирург һәм төп мәсьәләне хәл итү

Бу елларда Зәй земство хастаханәсен танылган талантлы хирург Кремков Василий Иванович җитәкли. Эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк ул өяз җитәкчелегеннән земство больницасының типовой бинасын төзү мәсьәләсен хәл итүне таләп итә.

Һәм тагын «Земля Заинская далёкая и близкая» китабының 140нчы битендә бәян ителгән вакыйгаларга һәм фактларга мөрәҗәгать итик. Әйтик, 1884 елның 26 октябрендә X чираттагы Минзәлә өяз җыелышы рәисе, өяз дворяннары җитәкчесе Останков Михаил Матвеевич җыелганнарга Языковода Зәй земство хастаханәсе өчен бина сатып алынуын хәбәр итә. Ул шулай ук «управа бу бинаны бик арзанга сатып алган, чөнки аның озынлыгы 7 сажин 2 аршин һәм киңлеге 6 сажин (безнең исәпләүләр буенча – 210 кв метр чамасы), тимер белән капланган», дип ачыклык кертә. 

фото: музейдан, Останков Михаил Матвеевич
фото: музейдан, Останков Михаил Матвеевич 

1885 елның октябрендә земство өяз җыелышы карары буенча Зәй участогында хастаханә төзелә, ул 25 караватка исәпләнгән була. Ул земствога 6000 сумга төшкән. Өч елдан соң хастаханә бинасы тышкы яктан штукатурлана. 1886 елның октябрь санындагы "XII чираттагы Минзәлә өяз земство җыелышы” журналында болай дип язылган: “Бу елның көзенә кадәр Зәйдә стационар дәвалаудан бары тик авыр авырулар гына файдаланган. 1886 елның көзендә Зәйдә яңа төзелгән хастаханә ачыла". (Шунда ук 141 нче бит.)

Сезнең игътибарга фотосурәтләр тәкъдим ителә: 

- Минзәлә өяз дворяннары башлыгы останков Михаил Матвеевич портреты. Нәкъ менә ул 1884 елның 26 октябрендә, X чираттагы Минзәлә өяз җыелышы рәисе буларак, Зәйдә типовой бина (вакытлыча бина урынына) төзү мәсьәләсе уңай хәл ителгәнен игълан итә. (Минзәлә туган якны өйрәнү музее фондыннан фотосурәт. РФ Музей фонды дәүләт каталогында исәп номеры-26633109.)

- Зәй земство хастаханәсенең 1885 елның октябрендә төзелгән беренче типовой бинасы. Бер елдан соң яңа больница беренче авыруларны кабул итә. Бу сурәт 1930 нчы елларда төшерелгән. Кызганычка каршы, бина юкка чыгарылган. (Зәй туган якны өйрәнү музее фондыннан фотосурәт.)

- В. Малаховның «Земля Заинская далекая и близкая» китабының тышлыгы, анда Зәй шәһәре һәм Зәй волосте янында сәламәтлек саклауның барлыкка килүе һәм алга таба үсеше турында күп фактлар китерелә.


Нет комментариев