Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы бара. Анда районыбыз педагоглары, мәгариф тармагы хезмәткәрләре, ветераннар хөрмәтле кунаклар.
Район мәгарифенә лаеклы бәя һәм рәхмәт сүзләре
Бәйрәм чарасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, район педагогларына изге теләкләрен җиткерде.
- Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары! Барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм. Укытучы һөнәре олы йөрәкле булуны, чиксез сабырлык, эшкә ихластан бирелгәнлекне һәм заман белән бергә атлауны таләп итә.
Зәй районында үз эшләрендә Россия мәгарифе традицияләренә тугрылыкны һәм заман белән бергә атларга омтылуны оста берләштергән, укыту процессына инновацион эшләнмәләр һәм иҗади якын килүне керткән менә дигән укытучылар эшли. Мәктәп стеналарыннан илнең уңышлы үсеше өчен бик күп белемле, социаль актив яшьләр олы тормышка чыга. Укучыларның кечкенәдән үк үзләрен патриот, кече ватаннарының бер өлеше итеп хис итүләре, районыбызның, республикабызның һәм илебезнең мәдәни һәм милли күптөрлелеген хөрмәт белән кабул итүләре, гасырлар буе халыкларны берләштергән традицияләрнең кыйммәтен аңлаулары бик мөһим.
Ветераннарга рәхмәт, яшь белгечләргә киңәш
Бу тәрбия эше өзлексез алып барылырга тиеш, бигрәк тә Президент Владимир Владимирович Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында. Чөнки нәкъ менә мәктәп елларында киләчәктәге уңышларга һәм казанышларга нигез салына, һәм монда төп роль укытучыга бирелә. Ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сез тырыш хезмәтегез белән, бөтен көчегезне һәм белемегезне кулланып, район мәгариф системасына нигез салгансыз.
Бүгенге белгечләргә төпле киңәшләрегезне бирәсез һәм күпьеллык тәҗрибәгезне теләп уртаклашасыз. Район тормышы белән кызыксынып яшәвегез, битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, хезмәтегезнең лаеклы бәяләнүен телим. Эшегез канәгатьлек хисе һәм шатлык китерсен, ә гаиләләрегездә иминлек, җылылык һәм бәхет хөкем сөрсен, - диде ул.
Бәйрәм чарасы иҗади чыгышлар белән үрелеп барды. Күп кенә мәгариф тармагы хезмәткәрләренә дәүләт һәм район дәрәҗәсендә бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев