Әхмәт авылы егете Жуков медале белән бүләкләнде
Безнең геройлар

Әхмәт авылы егете Жуков медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операция уздыру зонасында Әхмәт авылы егете, «Веня» позывнойлы якташыбыз Ватан мәнфәгатьләрен фидакарьләрчә яклавын дәвам итә. Күрсәткән батырлыгы һәм профессиональлеге өчен ул югары дәүләт бүләге — Жуков медале белән бүләкләнде.

Жуков медале дәүләтебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә күрсәткән батырлык, ныклык һәм бурычка тугрылык өчен бирелә һәм хәрби хезмәткәрнең казанышларын тирән тану билгесе булып тора.

Бу бүләк сугышчының инде булган регалияләренә – «Хәрби батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләренә лаеклы өстәмә булды. 

“Веня” тарихы - чын патриотизм үрнәге. Сәламәтлеге торышы буенча ул армия хезмәтен үтмәсә дә,  ил өчен авыр вакытта читтә кала алмый. 2023 елның августында контракт төзеп, Җиңүгә үз өлешен кертү өчен алгы сызыкка китә.

фото: шәхси архивтан
фото: шәхси архивтан

Сугышчы тарихында тыл ярдәме аерым роль уйный. Узган елның гыйнварында «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме Яңа Чишмә районы сугышчылары белән берлектә «Веня»га транспорт белән булышты. Яңа Чишмә сугышчылары УАЗ автомобилен сатып алды һәм ремонтлады, ә Зәй волонтерлары сугышчыларны маскировка челтәрләре белән тәэмин итте.

Бу автомобиль  якташыбыз өчен алгы сызыкта алыштыргысыз ярдәмчегә әйләнгән. Әмма хәрби бурычны үтәгәндә  машина янган.

«Веня» — бик тыйнак егет. Ул үзе һәм  батырлыклары турында сөйләргә яратмый. Тыйнак булса да, яу кырында илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Без якташыбызның туган якка җиңү белән исән-сау кайтуын телибез.


Нет комментариев