Чәк-чәк татар халкының иң кадерле кунак килгәндә әзерли торган милли ризыгы.
Тарих: Чәк-чәкнең тамырлары Болгар һәм Алтын Урда чорына барып тоташа. Ул элек-электән туйлар, Сабантуй һәм башка зур бәйрәмнәрнең төп сые булган. Аны барлык мөһим даталарга, шул исәптән туйларга әзерләгәннәр. Хәзер исә бу тәм-томны кеше, теләсә, көндәлек тә ашый ала.
Мәгънәсе: Чәк-чәкнең вак-вак шарлардан җыелуы татулыкны, бердәмлекне һәм гаилә бәхетен символлаштыра. Аны бүлгәндә, һәркемгә тигез өлеш чыга.
Рекорд: Быел июль аенда Казанның Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта 10 метрлы чәк-чәк манарасын җыйдылар. Шулай итеп, иң биек чәк-чәк буларак яңа рекорд куелды, моннан тыш, авырлыгы ягыннан да 4 тонна һәм 509 килограмм тәшкил итеп, дөньяда иң авыр чәк-чәк булган.
Безнең Зәй ягының да үз чәк-чәк пешерү осталары бар. Алар буыннан-буынга тапшырылып килгән серле рецептлар буенча, җан җылысын салып, телне йотарлык татлы ризык пешерә. Аларның чәк-чәге һәр бәйрәм табынының бизәге булып тора.
Нет комментариев