Мирныйда Әтиләр көне уңаеннан балалар эшләреннән күргәзмә оештырылды
Яңалыклар

Мирныйда Әтиләр көне уңаеннан балалар эшләреннән күргәзмә оештырылды

13 октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Әтиләр көненә багышланган күргәзмә оештырылды.

Ул "Минем әтием барысыннан да яхшырак!" дип аталды һәм балаларның кул эшләрен үзенә туплады. Экспозиция мәдәният йорты фойесында урнашты. Аның авторлары 5нче мәктәп педагогы Гөлчәчәк Кәрамова җитәкчелегендәге 4нче сыйныф укучылары булды. 

Балалар әтиләренең төрле тормыш хәлләрендәге портретларын ясаган иде: эш каскаларында, автомобиль руле артында, елга буенда кармак тотып, гаиләсе белән. Күргәзмә ихлас һәм дулкынландыргыч булды.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев