Ватанны саклаучылар белән диалог: районда ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды
Көн темасы

Ватанны саклаучылар белән диалог: районда ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды

8 октябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты

Очрашуда егетләр белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова,  хәрби комиссариаттан өлкән эксперт белгеч Георгий Борисов,  район ветераннар советы рәисе Валентина Куликова,  аның урынбасары Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

К. Ермолаева фотосы, очрашу барышы
К. Ермолаева фотосы, очрашу барышы

Бер минут тынлык һәм мөһим нәрсәләр турында сөйләшү

Очрашу махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балаларның патриотик  чыгышлары очрашуга аерым атмосфера тудырды. 

Район башлыгы отпуск вакытында хәрбиләр белән элемтәнең мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шундый очрашулар сугышчыларның һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм кирәкле ярдәмне вакытында оештырырга ярдәм итә. Ул хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. 

К. Ермолаева фотосы, һәлак булган егетләрне искә алдылар
К. Ермолаева фотосы, һәлак булган егетләрне искә алдылар

Гаиләләргә ярдәм, эшкә урнашу, гуманитарка

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларны гаиләләренә каралган ярдәм чаралары белән Регина Камалова таныштырды. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева чыгышында демобилизацияләнеп кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә тукталды. 

Балаларның якты киләчәге өчен

Очрашуга килгән егетләрнең икесенең дә гаиләләрендә күптән түгел балалары туган. Сергей очрашуга тормыш иптәше Аделина һәм кечкенә кызы белән килгән иде. Хәрби егетләр гаиләләренә ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. 

-Безнең өчен иң кыйммәтлесе – балаларыбызның имин матур тормышта яшәве. Шуның өчен без анда. Туган якка һәрчак сагынып кайтабыз. Өйдәге, Зәйдәге уңайлылык өчен рәхмәт сезгә. Һәи биредәге үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез. Гуманитар ярдәм белән булышлык итүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез,- диде хәрби егетләр.

Очрашуда катнашучыларның һәрберсе дә егетләргә исән-имин җиңү белән кайтуларын, аларның ялга кайткач очрашуларга йөрүләрен, мөмкин кадәр күбрәк яшьләр белән очрашып,  хезмәтләре турында сөйләүләрен теләде, илебез иминлеге сагында торулары, ныклыклары өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев