Зәйлеләрнең сораулары шәһәрне әйләнеп узу юлы төзелеше, чиркәүне реставрацияләү һәм җылылык бирү срокларына кагылды
6 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Шәйдуллин гражданнарны кабул итте. Марсель Зөфәровичның сайлау округына Татарстанның тугыз районы керә, ул яңа статуста беренче кабул итүен нәкъ менә Зәйдә үткәрде.
Өч мөһим мәсьәлә: юл, чиркәү һәм җылылык
Зәйлеләр депутат белән район халкы өчен мөһим булган сораулар буенча киңәшләштеләр. Сорау-гозерләр арасында Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында Зәйне әйләнеп узучы юл төзелешен алга этәрүдә ярдәм күрсәтү буенча мөрәҗәгать тә бар иде. Бу мәсьәлә юл инфраструктурасын үстерү һәм шәһәр урамнарындагы йөкләнешне киметүдә зур әһәмияткә ия.
Тагын бер тема — 1881 елда төзелгән һәм Кызыл чиркәү буларак билгеле булган Богоявление Господне чиркәвен реставрацияләү планына кертү. Иске Зәй бистәсе халкы исеменнән депутат кабул итүенә килгән Светлана Долгова билгеләп үткәнчә, чиркәү урнашкан урын матур панорамасы һәм уңайлы булуы белән аерылып тора: ул торгызылса, бай тарихлы мәдәни һәм рухи үзәккә әйләнер иде.
Шулай ук җылылык энергиясен бирү буенча норматив документларны яңадан карау мәсьәләсе дә күтәрелде. Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, җылыту тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы биш көн дәвамында +8 °C тан түбән торган чор тәмамланганнан соң, икенче көннән дә соңга калмыйча бирелә. Зәйлеләр бу чорны өч көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итте, чөнки 2025 елдан иске техник кагыйдәләр яңалары белән алыштырылса да, төп температура критерие үзгәрешсез калган.
Һәр мөрәҗәгать контрольгә алынды
Марсель Шәйдуллин һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады, үз киңәшләрен бирде һәм барлык сорауларны контрольгә алды. Кайбер мөрәҗәгать буенча профильле комитетлар һәм ведомстволар белән хезмәттәшлек итү таләп ителәчәк — депутат тиешле запрослар җибәрергә һәм мәсьәләләрнең чишелешен шәхси контролендә тотарга ниятли.
"Зәй районында беренче кабул итү нәтиҗәле узды. Бу - кешеләрне турыдан-туры ишетү, халыкны чыннан да нәрсә борчыганын аңлау мөмкинлеге. Барлык мөрәҗәгатьләр дә мөһим, һәрберсе буенча тиешле эш алып барылачак", - дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин.
Нет комментариев