Зәй командасы — иң көчле бишлектә! Волейбол беренчелеге нәтиҗәләре
Спорт

Зәй командасы — иң көчле бишлектә! Волейбол беренчелеге нәтиҗәләре

8 - 11 октябрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы волейбол ярышларының эпицентрына әверелде

Биредә 2012-2013 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар («Б»төркеме) узды. Мәйданчыкта республиканың төрле почмакларыннан — Зәй, Нурлат, Арча, Алабуга, Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Менделеевск, Минзәлә, Теләче һәм Актаныштан 11 команда катнашты.

Уеннар чын-чынлап киеренке булды: һәр команда һәр очко өчен көрәште. Һәм менә пьедесталга күтәрелүчеләр:

1 урын –  Теләче;

2 урын – Актаныш;

3 урын – Алабуга.

Зәй командасы, яхшы уен күрсәтеп, иң көчлеләр бишлегенә керде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!


Нет комментариев