«Үткәннәр сагындыра»: Аксар авылында җылы очрашу кичәсе
Яңалыклар

«Үткәннәр сагындыра»: Аксар авылында җылы очрашу кичәсе

Аксар авылы мәдәният йортында мәктәп елларына багышланган җылы очрашу узды.

Исеменнән үк күренгәнчә, бу кичә мәктәп елларын сагынган укытучылар һәм укучылар өчен оештырылган иде. Алар бер-берсен күреп, ихлас сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп утырдылар. Ветеран укытучылар һәм Аксар мәктәбендә төрле елларда белем алган укучылар чакырылды. 

Иң элек һәркем үз тормышы, бүгенге яшәеше белән таныштырды. Кичә  «Әйбәт-гайбәт», «Яңалыклар», «Сөйләшергә вакыт», «Сораштыргалаштыргала» һәм «Хәрәкәттә-бәрәкәт» тапшыруларыннан торды. Алар арасында музыкаль паузалар ясалды.

фото: авыл мәдәният йортыннан
фото: авыл мәдәният йортыннан

«Яңалыклар» тапшыруында мәктәп директоры Рафаэль Хәсәншин бүгенге мәктәп тормышы белән таныштырды. Ә «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында укучылар укытучыларына күңелләрендә йөрткән сорауларын биреп, җаваплар алдылар, мәктәп чорында булган кызыклы һәм истә калган вакыйгаларны искә төшерделәр.

 – Бүгенге көндә арабызда булмаган укытучыларыбыз да шактый. Аларның якты истәлекләре белән уртаклаштык, истәлеккә генә калган видеоязмаларын карадык. Очрашуда Миннефрүзә апаның кызы Ләйсән апа да, Земфира Яхиевнаның кызы Ралия дә бар иде. Алар әниләре турындагы җылы истәлекләрен сөйләделәр, -ди мәдәният йорты директоры Гүзәлия Миңнуллина. 

Мәктәп чорында ук актив булган, сәләтле укучылар Нәфис Гыйниятов, Радик Әхмәтшиннар бәйрәм кунакларына иң матур җырларын бүләк иттеләр. Җылы кичә  Ф. Яруллинның «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.  Соңыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын кайнар чәй һәм коймак  белән сыйлады. 


Нет комментариев