Көзге салкын кичләрдә менә дигән җиңел һәм тәмле ризык. Әзерләве гади, ә тәме искиткеч!
Кирәк булачак:
Пешкән чөгендер — 2–3
Апельсин — 1
Руккола — 100 гр
Әстерхан чикләвеге — 50 гр
Соус өчен:
Зәйтүн мае — 3 аш кашыгы.
Лимон согы — 1 аш кашыгы.
Дижон горчицасы (кибеттә сатыла) — 1 чәй кашыгы.
Бал — 1 чәй кашыгы.
Апельсин согы
Әзерләү тәртибе:
Пешкән чөгендерне шакмаклап турагыз. Төсе тоныкланмасын өчен, пешергәч аны салкын суда тотып алырга мөмкин.
Соус ясыйбыз:
Зәйтүн мае, лимон согы, горчица, бал һәм 1 апельсин согы салып, яхшылап болгатыгыз. Тоз, борыч өстәгез.
Зур савытка чөгендер, руккола һәм туралган апельсин (ак элпәләреннән чистартып) салыгыз. Алдан әзерләнгән соусны һәм вакланган әстерхан чикләвеген сибәбез. 10–15 минут суыткычта тотсак, салат тагын да тәмлерәк булачак.
Табынга куяр алдыннан тагын бер кат болгатырга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!
Нет комментариев