Зәйнең яшь көрәшчеләре республика беренчелегендә 10 призлы урын алды
Спорт

Зәйнең яшь көрәшчеләре республика беренчелегендә 10 призлы урын алды

15–17 октябрьдә Казанда 14 яшькәчә булган яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда якынча 300 спортчы катнашты, алар арасында «Зәй» спорт мәктәбендә  тәрбияләнүчеләр лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.

Тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре булган Мугурбиев Әбүбәкәр 38 кг.га кадәр авырлыкта,  Хөснетдинов Әмир  45 кг.га кадәр үлчәүдә, кызлардан  Власевнина Карина 37 кг.га кадәр үз үлчәү категориясендә җиңү яуладылар. Ә Фаршатов Данис 32 кг.га кадәр үлчәүдә,  Хисмәтуллин Арслан  38 кг.га кадәр авырлыкта  бронза призёр булдылар.

Тренер Рамил Салихов кул астында шөгыльләнүче  Горошко Есения һәм  Дәүләтова Динә үз үлчәү категорияләрендә җиңү яуладылар. Кузнецов Степан көмеш призёр исемен алды.  Мөхәмәдиева Айзилә белән  Феоктистова Надежда бронза призёрлар. 

Ярышлар  бу елның декабрендә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия фестивале өчен сайлап алу этабы да булды.

  • фотолар спорт идарәсеннән

Нет комментариев