Бүген - 20 октябрьдә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев үзенең күркәм юбилеен – 65 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Шуның 40 елын ул агросәнәгать тармагына багышлаган, авыл хуҗалыгында һәртөрле эшне төбеннән белүче, туган җиренә чын күңеленнән береккән кеше.
Районыбызның Аксар авылы егете инде малай чагыннан ук үзенең Җир-Анага якын торуын аңлый, шуңа да кырлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр сайлауга аның карары ныклы була. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик белгечлеге ала, аны кызыл дипломга тәмамлый һәм 1984 елда районның “XXI партсъезд исемендәге” колхозга баш инженер булып кайта, армия хезмәте үтәргә өлгерә.
1987 елдан алып ун ел дәвамында районыбызның Сәрәпәле авылында “Зәй” үсемлекчелек кооперативы рәисе булып эшли. Бигештә “Алга” колхозы рәисе вазифасын башкара, аннан Аксар авылында “Нур” кооперативын җитәкли, “Зәй шикәре”, “Восток”, “Зәй” агрофирмаларында бүлекчәләр башлыгы вазифаларында хезмәт куя. Һәр урында да эшне яхшы оештыру, нәтиҗәле хезмәткә йөз тотуын күреп аны 2019 елның мартында район авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Инде менә 7 ел дәвамында Фәргать Камалиев әлеге бик тә җаваплы вазифада эшли.
Фәргать Талвертовичның оештыру сәләте, кешеләрне Зәй муниципаль районының аграр секторында мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә туплый белүе нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы динамик үсештә. Аның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрендә булган потенциалны нәтиҗәле файдалану, агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең базар механизмнарын куллану, нәтиҗәле идарә менеджментын үстерү буенча эзлекле эшчәнлеге районны республика авыл хуҗалыгында тотрыклы лидерлыкка алып бара. Фәргать Тәлвертович куелган максатларга ирешүдә үҗәтлеге, бурычларны үтәүдә эзлеклелеге белән билгеле.
Аның тырыш хезмәте дәүләт бүләкләре белән дә билгеләнде. Фәргать Камалиев “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исемсенә ия, республиканың “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатын алган, “РФ атказанган авыл хуҗалыгы” исеменә лаек булган кеше. Ә юбилее уңаеннан ул “Россиянең агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре” исеменә тәкъдим ителгән.
Фәргать Талвертовичны юбилее белән котлап аңа сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез.
Нет комментариев