Яңалыклар

Балаларның чит ил паспорты өчен яңа кагыйдәләр

2027 елның 1 гыйнварыннан россиялеләргә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен аерым чит ил паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак.

Шул көннән башлап иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында белешмәләр кертү туктатылачак. Бу хакта  РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе рәисе урынбасары Евгений Машаров хәбәр итте дип Татар-информ яза. 

Мондый документларда элек ясалган билгеләр тиешле чит ил паспортын файдалану срогы тәмамланганчы үз көчендә кала. Әмма иске үрнәктәге документларга балалар турында яңа белешмәләр башка кертелмәячәк.

«Әлеге датадан башлап гражданнарга 14 яшькә кадәрге балаларына шәхси чит ил паспортлары рәсмиләштерергә кирәк булачак», – диде Машаров.

Хәзерге вакытта 14 яшьтән кечерәк бала, аның мәгълүматлары ата-анасының биш елга бирелгән чит ил паспортында күрсәтелсә һәм илнең кагыйдәләре моңа мөмкинлек бирсә, алар белән чит илгә сәяхәт итә ала. Мондый тәртип, аерым алганда, Мисыр, Таиланд һәм Төркиягә барганда кулланыла. Ә менә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бару өчен баланың үзенә чит ил паспорты кирәк була.


Нет комментариев