Кичә Зәйнең 6нчы һәм 7нче мәктәпләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интерактив спектакль күрсәтелде.
Аны районның Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлекчәсе оештырды.
Чара балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау программасы кысаларында узды. Беренче сыйныф укучылары театральләштерелгән күренеш – юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интерактив тамаша карадылар.
Мондый дәресләр балаларда кечкенәдән үк урамнарда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштырырга ярдәм итә.
- фото “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлекчәсеннән
Нет комментариев