Себер түләмәсе - хайваннарга һәм кешеләргә яный торган аеруча куркыныч чир.
Моннан саклануның төп чарасы — вакытында прививка ясату. Вакцинацияне атның сәламәтлек торышын тикшергәннән соң ветеринар гына үткәрә, мөстәкыйль кую тыела. Планлы прививканы ел саен яз көне, көтүлек сезонына 2-3 атна кала ясыйлар, яшь терлекләргә ул 9 айдан соң ясала.
Ә инде авыру билгеләре булса, шунда ук ветеринария табибын чакырыгыз. Үлгән хайваннарны мөстәкыйль күмәргә ярамый, ветеринар хезмәткә хәбәр итегез. Яңа атларны районга кертү дә ветеринарларның катгый контролендә. Хайваннарны саклагыз!
Нет комментариев