Яңалыклар

Суыклар башлана: Татарстанда төнлә кыраулар көтелә

Татарстанга көзнең чын суыклары килде. Узган атнадагы җылыны арктик антициклон алыштырды. Һава торышы тотрыклы, әмма шактый салкынча булачак: эш атнасы дәвамында явым-төшем көтелми, ә төнге сәгатьләрдә температура инде «минус» билгесе белән булачак.

Чәршәмбе – 21 октябрьдә көндез температура +8...+13 градусны тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә исә –4...+1 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе – 22 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +9...+14 градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә –2...+3 градусны күрсәтәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, 23–24 октябрьдә дә Татарстанда һава торышы әллә ни үзгәрми. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +9...+14 градуска кадәр җылыначак. 

 


Нет комментариев