Зәйнең яшь футболчылары Уфадан зур бүләкләр белән кайтты
23-24 ноябрьдә Уфада футбол буенча «Золото Сарматов» дип исемләнгән балалар халыкара турнир үтте.
Анда Россия шәһәрләреннән 48 команда катнашты. Татарстанны турнирда Зәйнең «Легион» футбол командасы тәкъдим итте. Аларның тренеры Илшат Халиков.
«Без яшь футболчыларның әти-әниләре дә турнирны карарга команда белән бергә Уфага бардык. Балаларны җиңүгә дәртләндерү максатында Татарстаныбыз һәм Зәебез флагларын тоттык. Ике көн дәвамында уеннар иң яхшы команда исеме өчен барды. Беренче көн уеннарында Зәй футболчылары командасы беренче урынга чыгып, иң көчлеләр арасындагы ярышка үтте. Безнең сөенечебезнең чиге булмады. Чыннан да балалар өчен, үзебезнең кече Ватаныбыз өчен горурлык хисе биләде күңелләребезне», — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша әни кеше Зөлфия Ризванова.
Ә турнир нәтиҗәсенә килгәндә, Зәйнең «Легион» командасы биредә дүртенче урын яулый. Дипломнар һәм призлар белән бергә командага футболистлар формасы алу өчен сертификат тапшырыла. «Иң яхшы уенчы» статуэткасына вратарь Марсель Тимофеев лаек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев