Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәйнең Федор Симашов исемендәге спорт мәктәбе спортчылары югары уңышларга иреште

Христина Мацокина һәм Сергей Ардашевка халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде. Бүләкләү тантанасын Россия чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Татарстан чаңгы ярышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев уздырдылар.

Исегезгә төшерәбез, халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры исеме спортчыга Россия җыелма командасы өчен халыкара дәрәҗәдәге рәсми ярышларда катнашып команда данын яклаганда, шулай ук Европа яки дөнья рекордын куйганда бирелә. Ә безнең спортчылар - Христина Мацокина һәм Сергей Ардашевлар халыкара ярышлар җиңүчеләре. Мәсәлән, Христинаның җиңүләр копилкасында 2021 елның февралендә Финляндиянең Вуокатти шәһәрендә классик стиль белән спринт ярышларында икенче урын алуы билгеле. Ә Сергей Ардашев шул ук ярышларда классик стильдә 2 урын, һәм 2020 елның мартында Германиянең Обервизенталь шәһәрендә узган ярышларда классик стильдә 15 километрлы дистанциясендә 1 урын алды. 
Спортчыларыбызны югары исемнәр алулары белән котлыйбыз! 
 
Фото: ТР чаңгы ярышлары федерациясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев