Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршында төрле милләт вәкилләре мәдәниятын чагылдырган зур концерт бара.
Анда мәдәният сарае каршында эшләүче иҗат коллективлары районыбызда дустанә гомер кичерүче төрле милләтләрнең җыр, биюләрен тәкъдим итәләр.
Биредә үк туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре фотокүргәзмә дә әзерләделәр.
Зәйлеләрне, шәһәр кунакларын бәйрәм чарасына чакырабыз.
Нет комментариев